news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Винера Ганиева Сиринә Зәйнетдинова турында: «Бүгенге көндә мондый җырчылар юк!»

news_top
Винера Ганиева Сиринә Зәйнетдинова турында: «Бүгенге көндә мондый җырчылар юк!»
Фото: Видеодан скриншот

Татарстанның халык артисты Винера Ганиева Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова концертында булган. Сәхнәгә чыгып, ул: «Бүгенге көндә мондый җырчылар юк!» – дип әйтә. Винера Ганиева әйткән бу сүзләр кергән видеоны Сиринә Зәйнетдинова үзенең социаль челтәрендәге сәхифәсендә урнаштырган. «Әйтсә – әйтеп тә куя инде!» – дигән Сиринә.

«Винера Әхәтовна теләсә кемне мактамый», «Ә бит хак әйтә! Иҗат чишмәгез саекмасын», «Моңлы җырчы, матур тавышлы, халыкчан җырчы», «Бик дөрес», «Мин дә шулай уйлыйм, моң иясе, афәрин!» – дип язганнар видео астына тамашачылар.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 18 гыйнвар 2026
    Исемсез
    Сиринә районнарга барып җырласын иде. Андый чын җырчылар күп түгел бит.
  • 18 гыйнвар 2026
    Исемсез
    Сиринэдэге моң, тыйнаклык искиткеч.Винера Ганиева бик дөрес эйтэ.Зэйнэб тугел инде,олы хатын ни жыры, ни киенуе, ни сөйлэшуе.
  • 18 гыйнвар 2026
    Исемсез
    Бик дөрес эйтэ, Сиринэдэге моң , тыйнаклык искиткеч.Зэйнэбне примадонна дигән булалар - карт хатын булса да ни жырлары,үзен тотышы,киенуе, сөйлэшуе - отвратительно.Яшьлэрдэн калышмыйм дидем инде,нишлэсэн дэ - hэр нэрсэнен үз вакыты
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар