Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Винера Ганиева шәкертләре җыелган туйда Гөлназ Асаева үзенең иренә иптәш тапкан

news_top_970_100
Винера Ганиева шәкертләре җыелган туйда Гөлназ Асаева үзенең иренә иптәш тапкан
Видеодан скриншот

Татарстанның атказанган артисты, Казан филармониясе солисты Флорит Гиздатуллин һәм Казан филармониясе җырчысы Рузилә Булатованың туе гөрләгән. Алар икесе дә – Татарстанның халык артисты Винера Ганиеваның шәкертләре. «Интертат» – социаль челтәрләрдән туйга күзәтү ясый.

Туйны тамада, шоумен Ирек Фатихов алып барган. Туй читтән торып теркәлү тантанасыннан башланган.

– Сәнгатьтә ике кеше берләшеп иҗат итсә, бу – дуэт була. Тормышта бер-берсен яраткан ике кеше кавышса, гаилә барлыкка килә. Безнең яшьләребез сәнгать дөньясында таныша. Алар икесе дә Казан дәүләт мәдәният институтында Винера Ганиева классында укый.

Үз гомерендә бер тапкыр да укол кадап карамаган кыз бала Флорит абыйны терелтеп, аңа аякка басарга булыша. Һәм инде әлеге хәлдән соң Флоритны зур концерт мәйданчыкларында гына түгел, даруханәләрдә дә таный башлыйлар, – дип сөйли Ирек Фатихов.

Ирек Фатихов сторизында Винера Ганиеваның легендар «Туй күлмәге» һәм «Яратыгыз!» дигән җырларын башкарган видеоязмаларын урнаштырган.

Флорит һәм Рузилә Гиздатуллиннарның иҗатташ дуслары да булган. Алар арасында: Гөлназ Асаева, Шахзат Разметов, Рөстәм Насыйбуллин, Айдар Рәкыйпов һ.б.

Гөлназ Асаева «Аерылу сездән бик авыр икән» җырын башкарган. «Җүнле кеше туйдан китәсе булса да җырлап китә ул», – дип шәрехләгән Ирек Фатихов. Кәләш Гөлназ Асаева белән дуэт та җырлаган. «Нинди матур кәләш, шулай бит? Ирләребезне таныштырдык. Хәзер алар иң яхшы дуслар булырга бурычлы», – дип язган Гөлназ Асаева сторизында.

Ирек Фатихов мәҗлестә төрле җырчыларга пародияләр күрсәткән. Салават Фәтхетдинов, Фирзәр Мортазин, Салават Миңнеханов, Фирдүс Тямаев, Мөнир Рахмаев, Бәширә Насыйрова булып җырлаган.

Туй мәҗлесендә булган журналист Юлия Насыйбуллина Ирек Фатиховка сорау биргән. «Үзләрен күрсәткән өчен җырчылар Иреккә үпкәли микән?» – ди ул. «Үпкәлиләр дип әйткәннәрен ишеткәнем юк. Чөнки мин пародия ясар алдыннан үзләреннән сорарга тырышам. Мәсәлән, Габделфәт абый пародия ясаганны белә. Бәширә апа белән күрешкән юк, видеолардан күргәне булгандыр. Үзен күреп: «Үпкәләмисезме-юкмы» – дип, сорыйсы килә. Мөнир Рахмаевка килгәндә, ул булган бер бәйрәмдә үзенә пародияне эшләгән идем. Ул үпкәләмидер дип уйлыйм. Ләкин хәзерге вакытта мин Инстаграмда (Россиядә тыелган социаль челтәр) кара исемлектә», – дип җавап бирә Ирек Фатихов.

Айдар Рәкыйпов халыкны «Сылукай» җыры белән биеткән. «Энергияне сизегез әле!» – дигән Ирек Фатихов. Халык бу җыр фонында торып басып биегән. Татарча дискәтүк Айдар Рәкыйповның «Син, син, син» дигән җыры белән дәвам иткән. Халык кызган.

Кияүдән бүләк шул – Флорит Гиздатуллин Илһам Шакиров репертуарыннан «Җиз кыңгырау моңнары» җырын башкарган. Бу вакытта хатыны Рузилә видеога төшереп торган. Рузилә дә шәп бүләк әзерләгән – француз телендә җыр башкарган: Эдит Пиаф репертуарыннан «Non, je ne regrette rien» җырын җырлаган. Җырның исеме «Юк, мин бернәрсәгә дә үкенмим» дип тәрҗемә ителә.

Ә инде иң ахырдан туй мәҗлесе яшь парның урамда салют аткан чакта тәмләп үбешүләре белән тәмамланган.

Бүген иртән яшьләр «хәерле иртә!» дип, сториз куйганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100