news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Винера Ганиева мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен Россия дәүләт бүләгенә ия булды

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты шатлыклы вакыйга турында инстадусларына хәбәр итте.

news_top
Винера Ганиева мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен Россия дәүләт бүләгенә ия булды
Рамил Гали

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Винера Ганиева Россия Федерациясе дәүләт бүләге - Мактау орденына лаек булган. Аңа бүләк «Россия мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен бирелгән. Бу хактагы карарны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган.

Җырчы бу турыда Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.

«Хөрмәтле инстаграм дуслар! Тормышта шундый вакыйгалар булганда, сезнең белән уртаклашасыv килә. Берүк мактана дип уйлый күрмәгез», — дип язган ул.

Винера Ганиеваның шатлыгын виртуаль дуслары да уртаклашкан. «Сез бу бүләккә лаек», — дип комментарий калдырган алар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар