Винера Ганиева: «Әле һаман да Камилне көтеп йөрим»
Татарстанның халык артисты Винера Ганиева Инстаграм битендә ире Камил Фәйзрахманов вафат булганнан соң беренче постын куйды. Җырчы хәләл җефетен әле дә көткәне турында яза.
Ходай бирсә бирсен иде, озын булган гомерне, күпме теләк теләсәк тә, язмышлар төрле-төрле. Дөньяның чигенә китеп югалды, бәгырем минем, җанкисәккәем, яратканым, бердәнберем. Нинди хәлдә икәнемне үз башлары аша узган кешеләр генә аңлый.
Рәхмәт барыгызга да кайгымны уртаклашкан өчен. Әле һаман Камилне көтеп йөрим, менә кайтыр кебек, — дип язган Винера Ганиева.
«Ходай ярдәменнән ташламасын Сезне, сабырлык иңдерсен үзегезгә, Винера Әхәтовна», «Камил абыйның авыр туфрагы җиңел, караңгы гүрләре якты булсын», «Түземлек һәм сабырлык», — дип кайгы уртаклашкан халык.