
Сабантуйда Ләйлә Галиева Винера Ганиева белән очрашкан. Винера Ганиева мине сүгә, дип сөйли ул социаль челтәрдә.
«Әлбәттә! Галиева, магистратурага керәсең. Мондый кыяфәт, мондый тавыш белән дипломлы җырчы булырга кирәк! Минем хәер-фатыйха белән – алга!» – ди аңа сәхнә артында Винера Ганиева.
«Амин! Аллаһ бирсә, уйлыйм-уйлыйм, бик зур рәхмәт сезгә», – дип җавап кайтара Ләйлә, әмма язылучылары алдында укырга яратмавын да яшерми.