Россия һәм Татарстанның халык артисткасы Винера Ганиева социаль челтәрләрдә мәрхүм тормыш иптәше Камил Фәйзрахманов белән яшь чакларында төшкән фотолар белән бүлешкән. Кадрларда матур парның туй мизгелләре дә сурәтләнгән.
«Бүген ике ел ярым минем җаныкаемның вафатына. Их, шундый авыр, дуслар. 28 декабрь иде», – дип искә алган җырчы якын кешесен.
Камил Фәйзрахманов 2020 елда Яңа ел алдыннан көтмәгәндә арабыздан китеп барды. Винера Ганиева белән Камил Фәйзрахманов 34 ел бергә гомер кичергән.
Яшьлек фотоларында Камил Фәйзрахмановны телеэкраннар йолдызы Владислав Листьевка охшатучылар да булган. «Әйе, шуңа охшаталар иде шул», – дип килешкән дуслары белән Винера ханым.«Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирсен. Ярый әле эшегез бар», «Сез – көчле шәхес, бирешмәгез», «Кичергән кеше генә аңлый. Сабырлыклар инде», – дип язып калдыручылар да бар.