
Социаль челтәрләрдә Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучыларга диплом апшыру тантанасыннан видео таралды.
Видеода күренгәнчә, бу чарага бер кыз артык ачык күлмәк киеп килгән. Диплом алган яшь белгеч укытучыларын кочаклап чыга, шул вакытта Татарстанның халык артисты Винера Ганиева аның күлмәгенә шаккатып карап тора. Студент кыз янына фотога төшәргә баскач, Винера Ганиева аның күлмәк ерыгын тартып куя. Кыз көлә. Ә Винера ханым кабат аның ботын каплап куймакчы, аннары кыз китеп бара…
Бу видеоны караучылар кызның образы өчен үзләре дә оялып куюлары, ә Винера Әхәтовнаның студенты өчен уңайсызлануы турында искәртәләр. Яшь белгеч кая килгәнен оныткандыр, «сәнгать кешесе» булу әлеге образны сайлаган кызны акламавы турында язалар.