Винера Ганиева белән Данир Сабиров яңа дуэт яздырган
«Мин дә әби (бабай) буласы» җыры тиздән музыкаль мәйданчыкларга чыгачак.
«Винера Ганиева теләсә нинди җырны үзенең могҗизалы тавышы белән бизи», — дип кабул иткән тамашачы яңа җырны.
Винера Ганиева белән Данир Сабиров «Мин дә әби (бабай) буласы» җырын яздырган. Яңа җыр тиздән музыкаль мәйданчыкларга чыгачак.
Килми туктап каласы
Исән-имин картаелса,
Мин дә бабай буласы.
Заманасы, заманасы
Килми артта каласы.
Абынса да, сөртенсә дә
Чаба адәм баласы...