Винера Ганиева: «Җанымның яртысы янымнан киткәнгә биш ай булды»
Татарстанның халык җырчысы мәрхүм ире кабере янында төшкән фото куйган.
Винера Ганиева 28 декабрьдә вафат булган ире каберен зиярат кылган. Фотода ул ире Камил рухына дога кылып утыра.
«Минем җанымның яртысы янымнан киткәнгә биш ай булды. Бик авыр, дуслар. Гафу, комментарийларны сүндерәм, күтәрә алмам. Барыгызга да зур рәхмәт! Бүгенге көнгә кадәр хәлемне аңладыгыз, мине ташламадыгыз», — дип язган җырчы фото янына.