news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Винера Ганеева: «Хәзер бары тик эш кенә коткара…»

Винера Ганеева мәрхүм иренең елын уздырып җибәргән.

news_top
Винера Ганеева: «Хәзер бары тик эш кенә коткара…»
https://www.instagram.com/vinera_ganeeva_official/

Татарстанның халык җырчысы Винера Ганиева мәрхүм иренең ел ашын уздырганнан соң бик моңсу уйларга бирелгән. Хис-кичерешләрен инстаграм дуслары белән дә уртаклашкан.

«Менә Камилемнең ел ашы узып та китте. Мәрҗани мәчетеннән Әнсар хәзрәтебезгә зур рәхмәт. Кылган догаларыбыз кабул булсын, Камилемнең рухы шат булсын. Бурычымны үтәдем, барысы да яхшы булды. Камилемә-мәңгелек мәхәббәтемә җырлар багышладым. Ә күңелемдә шундый бушлык. Аңлатып булмый, дуслар. Рәхмәт туганнарыма, дусларыма, хезмәттәшләремә, шәкертләремә. Ел дәверендә минем белән булдыгыз. Хәлемне белеп, ярдәм кулын суздыгыз. Хәзер бары тик эш кенә коткара. Институтыма, театрыма шатланып барам, бераз онытылып эшкә чумам. Яшәү дәвам итә…» — дигән ул.

«Үлгән артыннан үлеп булмый, Винера ханым. Аларга дога кылучы кеше кирәк. Безгә риза булып, фатихаларын биреп ятсыннар», — дип тынычландырырга тырышканнар җырчыны.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар