Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Винарис Лилия Хәмитовага яңа машина бүләк иткән

news_top_970_100
Винарис Лилия Хәмитовага яңа машина бүләк иткән

Лилия Хәмитованың авариягә очравы, хәзер суд юлларында йөрүе хакында хәбәр иткән идек. Арчада сайлауга барганда, җырчының «Hyundai Creta» машинасына икенче машина килеп керә. Иминиятләштерү компаниясе билгеләгән түләү машинаны ремонтлау өчен җитми, шуңа җырчы суд юлларын таптый.

Бу күңелсез хәлдән соң тормыш иптәше Винарис Ильегет Лилиянең кәефен күтәрергә булган һәм аңа өр-яңа «Haval» машинасы алып бүләк иткән.

«Авариядән соң Лилия бик кәефсез йөрде. Машинасына нык зыян килде. Хәзер машина ремонтта. Ә менә Лилиянең күңелен яңа машина белән күтәрергә булдык. Аллаһы Тәгаләгә шушы мөмкинлек өчен рәхмәт», – дип язып, Винарис автосалоннан фотолар юллый.

Автосалон хезмәткәрләре машинаның ватылмыйча, уңышлы гына йөрүен, хуҗабикәсенә озак хезмәт итүен теләп калганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100