Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Винарис Ильегет Түбән Новгородка барып күгәрчен ашаткан

Җырчының «Алтын боҗра» шәһәрләре буенча сәяхәте бик матур үткән.

news_top_970_100
Винарис Ильегет Түбән Новгородка барып күгәрчен ашаткан
"Татар-информ" архивы

Танылган җырчы, алып баручы Винарис Ильегет дуслары белән Яңа ел бәйрәмнәрендә данлыклы «Алтын боҗра» шәһәрләре буенча сәяхәт кылган.

«Алтын боҗра”га кергән Дивеево, Арзамас, Муром шәһәрләре буенча сәяхәтебез көтелгәннән дә уңышлырак булды. Бик матур урыннар», дип яза ул үзенең Инстаграм сәхифәсендә. Шунда ук кызыклы гына фотосурәтләр дә урнаштырган.

Җырчы Түбән Новгородның Дивеево шәһәрендә булган чакта көнбагыш сатып алып, урамдагы күгәрченнәрне ашаткан. «Әкияттәгечә тылсымлы бу Дивеево шәһәре. Аның гүзәллеген сүз белән генә сурәтләп булмый. Дусларыма компания өчен чын күңелдән рәхмәт», ди ул.

«Чыннан да, бик матур», дип яза, җырчыга җавап итеп инстадаш дуслары.

Бер ханымның «төзеп бетерделәрдәмени аны?» дип гаҗәпләнеп биргән соравына, «бик күптән инде», дип җавап та биргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100