Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Икеләтә бәхет!» – Винарис Ильегетнең зур шатлыгы бар

news_top_970_100
«Икеләтә бәхет!» – Винарис Ильегетнең зур шатлыгы бар
"Татар-информ" архивы

Җырчы Винарис Ильегеткә «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелгән.

«Яраткан тамашачым, сезнең белән уртаклашасы килгән зур шатлыгым бар. Бүген, 11 октябрь көнне, минем әниемнең туган көнендә, шундый яхшы хәбәр килеп иреште. Кечкенәдән җырга гашыйк булып, уен коралларын яратып, гаҗәеп шәхесләр ярдәме белән артист дәрәҗәсенә җитешкән Винарис Ильегет – Виталий Ефим улы Блехер мин.

Ә бүген исә мәдәният министры һәм хөрмәтле Рәисебез Рөстәм Нургали улы Миңнеханов карары буенча, миңа атказанган артист исемен бирделәр! Минем өчен бу – зур дәрәҗә.

Тормышны яратып, җырлап яшәргә өйрәткән әти-әниемә, бөек шәхесләребезгә, кадерле кешеләремә, тамашачыларыма, дусларыма, Лилиямә чиксез рәхмәтлемен! Бу яхшы яңалык әниемнең туган көне җиткәндә булуы – икеләтә бәхет! Иҗатыма югары бәя бирүегезгә рәхмәт, татар халкым!» – дип яза үзенең сәхифәсендә Винарис.

Шулай ук әлеге мактаулы исемгә Кәрим Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов һәм «Мунча ташы» татар эстрадасы театры артисты Рамил Әсхәдуллиннар да лаек булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100