news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Винарис Ильегетне елатканнар

news_top
Винарис Ильегетне елатканнар
Фото: © «Татар-информ»

Җырчы Винарис Ильегеткә концертында легендар җырчы Хәмдүнә Тимергалиеваның күлмәген бүләк иткәннәр.

«Хәмдүнә апа вафат булгач, иң беренче килеп җитүче дә, ярдәм итүче дә Винарис иде. Күлмәк синдә саклансын!" - ди Хәмдүнә Тимергалиеваның якын туганы.

Хисле, ихлас Винарис исә, күңеле тулып, елап ук җибәрә.

"Хәмдүнә апа икенче әнием кебек иде. Әлеге күлмәкне миңа мирас итеп тапшырдылар. Бик зур рәхмәт Хәмдүнә апаның якыннарына, күршесе Рушания апага. Ул миңа күлмәкне бүләк итте. Шундый хис-кичерешләргә бирелдем. Концертны ничек дәвам итәргә дә белмәдем. Әмма үземне кулга алдым. Бу шундый истәлек, бу тарих, бу минем өчен бик мөһим», - ди Винарис Ильегет.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар