Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Винарис Ильегет: «Хәзерге вакытта җырлап йөрү акчалы эш түгел»

news_top_970_100
Винарис Ильегет: «Хәзерге вакытта җырлап йөрү акчалы эш түгел»
Фото: "Татар-информ" архивы

«Чаллы ТВ» телеканалында «Ачыктан-ачык сөйләшү» тапшыруында Винарис Ильегет кунак булды. Алып баручы Лилия Гатина җырчыдан планнары һәм хыяллары, гаилә дуэты турында сорады.

Нинди планнарыгыз һәм хыялларыгыз бар? Сезне хәзер Лилия Хәмитова белән гаилә дуэты дисәк тә була. Әлегә дуэт түгел инде. Бергә яңадан иҗат итә башларга дигән уйлар юкмы соң?

– Без иҗатта инде, әле туктамадык. Минем бизнес та, икенче эшләрем дә күп. Хәзерге вакытта җырлап йөрү акчалы эш түгел инде. Безнең өлкәдә 10 артист кына акча эшли. Безне дә беләләр, яраталар. Бу эшелонга безгә билет калмады. Аңлыйсыңмы?

Планнар зур, күп алар. Эшләргә кирәк. Фирдүс белән Илсөяне карасаң – алар эшли, төнлә яталар, иртә торалар. Дөресен әйтәм, мин алай теләмим. Яңа җырлар яздырабыз. «Кайчан Лилия белән дуэт була» дип көтәләр. Җырлы гаиләләр күп, ә без «просто гаилә булыйк» дим. Дуэт булачак, без аны ротациягә дә бирмибез, аны кеше көтә, табып тыңлаячак та. Ул булачак, алар бар, эшләп бетерергә кирәк. Бу – акча. Хәзерге вакытта 1 җырга минимум 300-400 мең сум (җыр, аранжировка, ротация, клип, костюм һ.б.) кирәк. 400-500 мең китә инде. Элек җиңелрәк иде, хәзер авыррак. Яшь тә бара бит инде.

Мин 92 яшькә кадәр яшим, дип йөрим. Ырымнарга, экстрасенсларга ышанам. Бер-берсе белән таныш булмаган берничә экстресенс шулай дип әйтте. Лилиягә «безгә бергә 92 яшькә кадәр яшәргә кирәк» дип әйттем. «Син яшәрсең, миңа ул вакытта 100 яшь була бит инде», – диде», – дип сөйләде җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100