Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Винарис Ильегет кайгы кичерә

news_top_970_100
Винарис Ильегет кайгы кичерә
Фото: "Татар-информ" архивы

Винарис Ильегет якын кешесен югалткан. Аның туганнан туганнары арасыннан соңгы абыйсы вафат булган. Бу хакта артист социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

«Менә минем соңгы туганнан туган абыем вафат булды. Озак вакытлы авырудан соң, Алик Хузягулов «китте». Хәзер туганнан туганнарым арасыннан беркемем дә калмады. Барлык апаларым (әнинең апа-сеңелләре), аларның балалары – барысы да «китте». Мин апаем Света белән икәү генә калдык. Алик, авыр туфрагың җиңел булсын!

Калган якыннарыма һәм туганнарыма, шулай ук һәркемгә ныклы сәламәтлек телим», – дип язган җырчы, абыйсының фотосын куеп.

Фото: © Винарис Ильегетнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100