news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Винарис Ильегет Илдар Хәкимов белән уртак тел таба алмавы турында сөйләгән

news_top
Винарис Ильегет Илдар Хәкимов белән уртак тел таба алмавы турында сөйләгән
"Татар-информ" архивы

«ТНВ»ның «Ютуб» каналындагы «Ә син?» тапшыруына кунак булып килгәч, Винарис Ильегеткә соңгы вакытта җырчы Гүзәл Уразова белән аралары якын булмау һәм моңа Илдар Хәкимов сәбәпче булуын сөйләргә туры килгән.

Тапшыруның алып баручысы Әбри Хәбриев җырчыга Гүзәл Уразова белән төшкән фотосын күрсәткән. Винарис аның янында: «Якташым белән күптән очрашканыбыз юк. Ә кайчандыр без туганнар кебек идек. Хәзер тормыш…» – дип язып калдырган булган. «Нигә шундый эчтәлектәге пост калдырдыгыз?» – дип кызыксынган Әбри.

«Без Гүзәл белән дус идек. Башта Гүзәл килде Казанга, аннан мин килдем. Бик якын дуслар идек . Ләкин шулай килеп чыкты – без бер-беребезне аңламый башладык. Төгәлрәге, Гүзәл белән түгел, Илдар белән аңлашып бетмәдек. Мин Илдарны «не очень». Илдар ул яшь, дип әйтимме соң.

Гүзәл белән без хәзер күрешәбез, исәнләшәбез. Мин аны хөрмәт итәм, иҗатын да, кеше буларак та хөрмәт итәм. Әмма без якыннан аралашмыйбыз», – дип җавап биргән Винарис.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар