Шушы көннәрдә җырчы Чулпан Йосыпованың өчтуган абыйсы юл фаҗигасендә һәлак булу турында язган идек. Вакытсыз арабыздан киткән Вадим җырчы Винарис Ильегетнең дә яшьлек дусты булган. Винарис социаль челтәрләрдә дусты белән хушлашу сүзләре язган.
«Ничек болай килеп чыкты соң… Вадим дустым, дружище, Бабай! Без бүген искиткеч яхшы кеше белән бәхилләшәбез. Ул күп еллар дәвамында минем һәм минем энекәшемнең якын дусты булды...
Әле күптән түгел генә яхшылап яши башлаган иде. Ике кечкенә баласы калды. Аллаһы Тәгалә аны үз янына алды... Урының оҗмахларда булсын, брат!» – дигән Винарис Ильегет.
