Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Винарис Ильегет вафат булган апасын искә ала: «Мине генә көтеп торган диярсең»

news_top_970_100
Винарис Ильегет вафат булган апасын искә ала: «Мине генә көтеп торган диярсең»
Винарис Ильегетнең шәхси архивыннан

Күптән түгел генә җырчы Винарис Ильегетнең гаиләсенә зур кайгы килде. Әнисенең сеңлесе – Заһидә Хуҗагулова вафат булуы хакында язган идек. Винарис апасын бик җылы сүзләр белән искә алды.

Заһидә апа – әнинең иң кечкенә сеңлесе. Ул – мине тәрбияләп үстергән кеше. Әти-әнием бик күп эшли иде, шуңа Заһидә апа һәм минем олы апам мине кечкенәдән карап үстерделәр. Аның үзенең балалары юк иде. Мин аның яраткан «племяннигы» идем. Балачактан ук ул мине иркәләп, яратып тәрбияләде, – дип башлады ул сүзен.

Винарис күп кенә артистларны, гастрольләр белән чыккач, Заһидә апасына алып кайта торган булган.

Казанга киткәч, Пермь якларына гастрольләргә кайтканда, кемне генә алып кайтсам да, барысы да аңарда тукталалар иде. Әлфия Авзалова, Гөлзада Сафиуллина, Зөһрә Шәрифуллина, Зөһрә Сәхәбиева, Хәмдүнә апа һәм башкалар. Яшьләрнең бөтенесе дә Заһидә апада кунакта булганы бар. Ул кунакларны һәрвакытта сыгылып торган мул өстәлләр белән каршы ала иде. Өе бик зур булмаса да, без барыбыз да сыя, үзебезне анда бик иркен, рәхәт хис итә идек.

Авырып, хәлләре бик яхшы булмаса да, Казанга минем юбилеема да, туема да килде, – ди Винарис.

Фото: © Винарис Ильегетнең шәхси архивыннан

«Иртән аның арабыздан китүен хәбәр иттеләр»

Җырчының апасы Винарис туган якларына кайткан вакытта үлеп китә. Заһидә ханымда шикәр авыруы була, бөерләре дә сәламәт булмый.

Без Пермьгә бер артистның юбилеена кайттык. 4 февраль көнне кире китәргә тиеш идек. Миңа иртән Заһидә апабызның арабыздан китеп баруын шалтыратып хәбәр иттеләр. Ул аңа кадәр 2,5 ай хастаханәдә комада ятты. Заһидә апа вакыт-вакыт аңына да килә иде, тик безне аның янына реанимациягә кертмәделәр. Хастаханәгә дә килеп сорап карадык, баш табибка да кердек, әмма булмады. Аның янына беркемне кертмәделәр. Мине генә көткән кебек булды... Без Пермьгә кайтканны гына көтеп торган диярсең.

Хәлләре яхшырып та киткәли иде, савыгып чыгуына да өметләндек башта. Авыруын белә торып, инде тиздән китәчәген дә аңлый идек тә, тик якын кешеңнең үлеменә әзер булып булмый икән...

Безнең бөтен гаиләбездә шикәр авыруы, апаның бөерләре эшләми иде. Әнинең бөтен туганнары шул авырудан китеп барды, – ди җырчы.

Заһидә апасы белән җырчы соңгы тапкыр туенда очрашкан була.

Ул туебызга килгән иде. Шулхәтле ашыгып чыгып киткән, хәтта даруларын да авылда онытып калдырган иде... Аннары эшләрем күп булып, Пермьгә кайта алмый тордым. Шулай да без аның белән гел элемтәдә булдык: телефоннан язышып, сөйләшеп тордык. Мин аңа һәрвакыт ярдәм итеп тордым, финанс ягыннан да булыштым. Туйдан соң ире Галимҗан абый белән берничә көн миндә кунакта булдылар. Үз аягында йөреп торганда Заһидә апа Казанга еш килә иде.

Заһидә апа соңгы берничә елда бик биреште: авырды, бик каты ябыкты, – дип сөйләде ул.

10 февральдә Заһидә Хуҗагуловага 70 яшь туласы булган. Винарис авыл клубында апасының юбилеен үткәрергә дип ниятләп куйган була. Ул туганының ничек итеп хастаханәгә эләгүен дә сөйләде:

Заһидә апа ноябрь аенда чираттагы тикшеренүенә хастаханәгә ятты да шунда ковид йоктырды. 3 көннән соң шалтыратып, аның комага китүен хәбәр иттеләр. Хроник авырулары өстенә тагын бер авыру өстәлде. 2 ай эчендә үпкәләрен дәваладылар, әмма бөерләре инде эшләми иде. Соңгы атнасында үз аңына килеп, бераз гына булса да, ашый да башлаган кебек иде, тик бераздан хәле бетеп, тагын аппаратка тоташтырганнар.

Ул инде табибларга гел: «Өйгә кайтасым килә», – дип әйтә торган булган. Мине аның янына кертмәсәләр дә, хастаханәгә килүемне белгәч, бик шатланган, җаным.

Бу хәлләрдән соң, ире Галимҗан абыйның да йөрәге авыртып алды. Аны берүзен генә калдырмыйбыз инде без. Мин дә гел ярдәм итеп торам. Алар Заһидә апа белән 50 ел бергә гомер иттеләр.

Безнең бөтен туганнарыбыз Пермь өлкәсенең Кояново авылы зиратында җирләнгән: әби-бабаларыбыз, әни һәм аның тагын бертуган 3 сеңлесе. Заһидә апа – иң кечкенәсе иде һәм соңгысы булып китеп тә барды. Бер 10 ел эчендә бөтенесе бер-бер артлы китеп тә бардылар, – ди ул.

Фото: © Винарис Ильегетнең шәхси архивыннан

«Ул минем бер концертымны да калдырмады»

Җырчының апасы озак еллар буе ашханәдә эшләгән. Аны соңгы юлга озатырга бик күп кеше килә. Барысы да мәрхүмәне бары тик җылы сүзләр белән искә алганнар.

Заһидә апа белән саубуллашырга бик күп кеше килде – 600-700ләп булгандыр. Машина куярга урын калмады. Бик күп районнардан килделәр. Төн чыгарга да кеше күп булды. Заһидә бик тәмле итеп ашарга пешерә иде. Бездә – Пермьдә – беренчеләрдән булып вак бәлеш пешерә башлады ул. Искиткеч итеп чәк-чәк пешерә, кайвакыт көненә 40-50 кг була иде. Ул пирожки, өчпочмаклар дисеңме – барысын да бик тәмле итеп пешерде. Ул минем бер концертымны да калдырмады. Бөтен җиргә үзенең «фирменный» чәк-чәге белән килә иде. Пермь якларында булганда, «Винарис Пермьдә, димәк, Заһидә апа чәк-чәген ашыйбыз икән», – дип әйтәләр иде.

Балалары булмагач, ул һәрвакыт бөтен кешегә ярдәм итеп торды. Ничә кеше булмасын, артистлар гастрольләргә килгәч, ул барысын да үзендә сыендыра иде. Бик кунакчыл кеше иде. Иҗат кешеләрен бик яратты, артистларга ярдәм итәргә кирәк, дип саный иде. Заһидә апа Гөлзада Сафиуллина белән бик яхшы аралашалар иде, бер-беренә кунакка йөрештеләр.

Җидесенә кайта алмыйм инде. Менә кырыгын үткәргәндә, кайтам, – ди ул.

«Әнине гел янымда тоям»

Винарис Казанга китәргә җыенгач та, беренче булып, аны әнисе һәм Заһидә апасы хуплый. Нәкъ менә аларны җырчы үзенең тормышында зур роль уйнаучы кешеләр дип саный.

Казанга киткәндә, татар эстрадасына кереп китә алуыма миңа беркем ышанмады. Бары әни һәм Заһидәттәй генә (Винарис апасына, яратып, шулай дип эндәшә – авт.) миңа чын терәк булдылар, миңа ышанып, өметләр баглап тордылар.

Әни, минем белән һәрвакыт горурланып: «Вәт, минем малай!» – дия иде. Атказанган артист исемен алгач, Заһидә апа бик куанды минем өчен. Ул – минем тормышымда зур роль уйнаган кеше.

Әни үлгәч, төшемә 1-2 кергән иде, башка кергәне юк. Әнине мин һәрвакыт үз янымда тоеп яшим. Ул әле дә мине яклап, саклап тора, ярдәм итә. Эштә дә берәр кыенрак хәлләр килеп чыкканда, «өстән» миңа үзенең киңәшләрен биреп тора кебек. Әни – мине яклаучы фәрештәм, – дип искә ала җырчы әнисен.

Җырчының туганнары да тормыш иптәше Лилия белән күптән таныш булалар. Винарисның Лилиягә тәкъдим ясаячагын да беренчеләрдән булып Заһидә апасы белә.

Фото: © Винарис Ильегетнең шәхси архивыннан

Лилияне дә Заһидә апа 20 елдан артык белә иде. Кавышуыбызга да бик шат булды. Аннан да бигрәк, Заһидә апа беренчеләрдән булып, минем Лилиягә тәкъдим ясарга җыенуымны белде. Бу хакта без, минем дусларым – Гүзәлия, Римма Никитина, Заһидә апа һәм Ләйсән Ветрова белән бергә сөйләштеп утырдык. Заһидә апа шунда ук бүләкләрен әзерләп куйды, үзенең фатихасын бирде.

Мин мәрхүм булган туганнарым, якыннарым рухына һәр 40 көн саен дога укытып торам. 40 көн үткән саен, мәчеткә барып, сәдака бирәм, дога кылам. Аларның җаннары тынычтыр, дип уйлыйм, – ди Винарис.

Винарис Ильегет, аның гаиләсе һәм туганнарының кайгысын уртаклашабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100