news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Винарис Ильегет әнисенең Балаларны яклау көнендә вафат булуы турында: «Бу – бер билге»

news_top
Винарис Ильегет әнисенең Балаларны яклау көнендә вафат булуы турында: «Бу – бер билге»
социаль челтәрләр

Винарис Ильегет әнисенең моннан 4 ел элек Балаларны яклау көнендә мәңгелеккә күчүендә аерым бер мәгънә күрүе хакында сөйләгән. Якын кешесен искә алып, ул:

«Әниемнең 1 июнь көнне арабыздан китүе – бер билге. Димәк, ул миңа һәрвакыт булышачак һәм мине яклап, саклап торачак. Мин һаман да аның яклавын тоеп яшим. Әни миңа күкләрдән торып ярдәм итә.

Әнием, бик зур рәхмәт сиңа, синең яраткан улың булуым белән бәхетлемен. Мин сине бик яратам. Син һәрвакыт яхшы әни, апа, кыз, әби булдың. Сине догадан калдырмыйбыз, үзем исән вакытта догалар гел яңгырап торыр», – дип яза җырчы.

Артистның әнисе Маһирә ханым 3 ел яман шеш белән көрәшкәннән соң дөнья куйды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар