Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Винарис Ильегет әнисен искә ала: «Күкләрдән ярдәм итәсең, мин моны тоям»

news_top_970_100
Винарис Ильегет әнисен искә ала: «Күкләрдән ярдәм итәсең, мин моны тоям»
Фото: Винарис Ильегетнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Винарис Ильегетнең иң якын кешесе – әнисенең арабыздан киткәненә 5 ел тулган. Җырчы әнисен югалтуны бик авыр кичергән иде.

Бүген Винарис фотолар карап, хатирәләргә бирелеп утырган. Социаль челтәрләрдә әнисенә мөрәҗәгать иткән язма да урнаштырган.

«Тыныч йокла, әнием. Син мине һәрвакыт күзәтәсең, тормышымда булган хәлләрне күреп торасың, күкләрдән ярдәм итәсең. Мин моны тоям.

Хәзер минем гаиләм бар, апам һәм башка туганнарым белән бик якын аралашам. Нәкъ син теләгәнчә. Бары тик янәшәмдә син һәм әтием генә юк.

Әлеге 5 ел эчендә күп вакыйгалар булды. Яхшылары да, башкалары да… Миңа «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исемен бирделәр, мин өйләндем, мин бәхетле. Мин һәрвакыт эшлим, беркайчан да бирешмим.

Тормышта бик үк күңелле булмаган вакыйгалар да бар. Аларны да мин, син өйрәткәнчә, горур рәвештә һәм дәрәҗәмне саклап үтәм. Кадерле әти-әнием, сез һәрвакыт минем йөрәгемдә», – ди җырчы.

Фото: © Винарис Ильегетнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Фото: © Винарис Ильегетнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100