Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Винарис Ильегет әниләр көне уңаеннан: «Хәзер бу көнне мин мәчеткә барам...»

news_top_970_100
Винарис Ильегет әниләр көне уңаеннан: «Хәзер бу көнне мин мәчеткә барам...»
Рамил Гали

Җырчы Винарис Ильегет социаль челтәрләрдә еш кына мәрхүм әнисен искә алып, истәлекләре белән уртаклаша. Ноябрьнең соңгы якшәмбесе – Әниләр көне уңаеннан да, ул газиз кешесен искә алган һәм барлык әниләргә котлау сүзләрен ирештергән, балаларга исә үгет-нәсыйхәтен җиткергән.

«Кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез – Әниләр көне белән котлыйсым килә. Ходай сезне ярдәменнән ташламасын, берүк озын гомерле булыгыз, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен, мәхәббәтен тоеп яшәгез, балаларыгыз сезне сөендереп кенә торсын.

Ә балаларга әйтер сүзем шул: әниләрегезне яратыгыз, исән чакларында кадерләрен белегез, бәяләгез. Бу тормыштан алар китеп баргач, без – балаларга бик кыен!

Мин һәрвакыт әлеге бәйрәм белән әнине котлый идем. Ә хәзер бу көнне мин мәчеткә барып, әни рухына дога гына сорый алам, элеккечә бүләкләр бирә алмыйм иде», – дигән Винарис.

Җырчының сүзләренә дә без дә кушылабыз. Барлык әниләрне дә бәйрәм белән. 

Фото: Винарис Ильегетнең шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100