Җырчы Винарис Ильегет әнисенең истәлеген мәңгеләштерергә җыена. Ул әнисе исемендәге зал ачарга җыена икән.
«Чөнки әни һәрвакытта да минем фәрештәм булды, шушы көнгә кадәр аны янәшәмдә тоям», – дигән ул. Винарис залында җырлаучы официантлар булачак икән. Әлегә ремонт эшләре бара, дигән ул.
«Уңышлар сезгә, Винарис», «Шәп яңалык!», «Маладис», – дип хуплаганнар Винарисны виртуаль дуслары.
Без дә аңа башлаган эшендә уңышлар телибез.
Видео: Винарис Ильегетнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән