news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Вилли хатыны Гөлназ Асаеваны Альберт Вәлиуллинга көнли

news_top
Вилли хатыны Гөлназ Асаеваны Альберт Вәлиуллинга көнли
видеодан скриншот

Вилли – Вильдан Шәмсетдинов – тормыш иптәше Гөлназ Асаеваны җырчы Альберт Вәлиуллинга көнли. Бу хакта ул блогер Олеся Леснаяга әйткән.

Альбертның концертында сәхнә артын төшереп, артистларны сөйләштереп йөргән Олеся Лесная Вильданнан: «Гөлназны Альбертка көнләмисеңме?» – дип сорый.

«Көнләшәм, шуңа килеп бастым бит», – дип әйтә ул.

Альберт Вәлиуллин белән Гөлназ Асаева узган ел бик матур «Онытылмас җыр булып» дигән дуэт яздырганнар иде. Халык җырны бик җылы кабул итте. Видеоларны караучылар арасында да: «Гөлназның карашы – бомба, ире көнләмиме икән?» – дигән фикерләр очраган иде. Алар ул җырны кичә Альбертның Казанда узган «cольный» концертында да башкардылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар