Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вилли Токарев вафат булган

Вилли Токарев вафат булган

news_top_970_100
Вилли Токарев вафат булган

Шансон җырчысы Вилли Токарев вафат булган. Аңа 84 яшь иде.

Автор-башкаручының үлеме турында аның улы Антон "РИА Новости"га хәбәр иткән.

Вилли Токарев Төньяк Кавказда туган. 1974 елда ул Израиль визасы белән АКШка китә, курьер һәм таксист булып эшли, аннары рестораннарда җырлый. Соңыннан АКШ гражданлыгы ала, One Man Band студиясен ачып, егермеләп альбом яздыра.

Ил чикләре ачылгач, 1989 елда СССРга килә, төрле шәһәрләрдә җырлый. 2000 елларда Россиядә яши башлый, Россия гражданлыгы ала. 2006 елда Мәскәүнең Таган районының мактаулы гражданы итеп табыла. Аның иң популяр җырлары - "Небоскребы", "Над Гудзоном", "Нью-йоркский таксист", "Рыбацкая", "Мы в жизни встретились", "В твой день рожденья".


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100