news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Вилдан Шәмсетдинов авариядән соң: «Әлегә бик авыр»

news_top

Җырчы Гөлназ Асаеваның төркеме –музыкантлары, биючеләре белән куркыныч авариягә эләгүе турында хәбәр иткән идек. Әнисе Лилия Биктимерова ачыклык кертүенчә, авария Бәләбәй тирәсендә булган. Гөлназны һәм ике биюче кызларын Бәләбәйдәге хастаханәгә алып киткәннәр. Җырчы Стәрлетамактагы концертын күчерергә мәҗбүр булды.

Гөлназ үзе язылучылары, тамашачылары белән элемтәгә кермәде әле. Җырчының тормыш иптәше Вилдан Шәмсетдинов кына сторисларында үзләре белән барысы да яхшы булуын язды.

«Аллаһка шөкер, барыбыз да исән-сау… Әлегә эмоциональ яктан бик авыр. Мөһим сәбәп булмаса, борчымавыгызны үтенәм.

Уфа концерты булачак. Калганнары хакында төгәл генә берни дә әйтә алмыйм», – дигән Вильдан.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 1 март 2026
    Исемсез
    Уфа концертын да кичектереп торуыгызны сорыйбыз. Стресстан айнып җитәргә кирәк, сыйфатлы чыгыш ясау өчен бераз вакыт көтәргә без риза, тик сез исән-сау була күрегез.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар