Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вил Усманов Равил Хәйруллинны җирләгәннән соң: «Һаман заманның шул әшәке чире»

Җырчы, көрәшче инстадусларын ковидтан сакланырга өнди. «Миңа ышанмасагыз, хәлнең җитдилеген аңлау өчен мәрхүмнәрне бирә торган җиргә барып килегез», — дип тә язган.

news_top_970_100
Вил Усманов Равил Хәйруллинны җирләгәннән соң: «Һаман заманның шул әшәке чире»
https://www.instagram.com/vilusmanov68/

Татарстанның Көрәш федерациясе башкарма директоры, Балык бистәсе районының элеккеге башлыгы Равил Хәйруллинны бүген соңгы юлга озатканнар. Бу хакта инстаграм сәхифәсендә җырчы, көрәшче Вил Усманов язган.

Равил Хәйруллин соңгы көннәрендә коронавирус белән көрәшеп, хастаханәдә ятты, дип язган идек.

"Тормыш дәвам итә. Кызганыч, арабыздан бер-бер артлы зур шәхесләр, легендалар китеп бара бит. Татарстанның Көрәш федерациясен бик уңышлы итеп җитәкләгән Равил Хәйруллинны да соңгы юлга озаттык. Авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын. Һаман шул әшәке заман чире. Бер-берегезне саклагыз. Миңа ышанмасагыз, хастаханәнең мәрхүмнәрне бирә торган җиренә барып килегез, аңларсыз хәлнең нинди икәнлеген. Һәммәгезгә дә сәламәтлек теләп калам», — дигән Вил Усманов.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100