Вил Усманов карантин вакытында өйдә ясар өчен күнегүләр күрсәтте
Җырчы һәм көрәшче спортзалга йөреп булмаса да, тик ятмаска киңәш итә.
Татарстанның халык артисты, җырчы һәм көрәшче Вил Усманов карантин вакытында өйдә ясар өчен күнегүләр күрсәтте. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсенә язып куйды.
Соңгы вакытта спортзаллар, бассейннар һәм башка оешмалар ябылып тору сәбәпле, күпләр өйдә утырырга мәҗбүр. Шул чакта да спорт формасын саклау өчен данлыклы көрәшчедән берничә күнекмә карагыз:
«Физкульт-привет! Өегездә гер һәм гантельләр бар икән, тик ятмагыз. Миңа кушылып эшләргә дә була. Әлбәттә, бу күнегүләр барыбызга да таныш. Көн саен сезгә икешәр күнегү яздырырмын. Һәрберсен икешәр тапкыр, ким дигәндә унарны эшләсәгез, әйбәт булыр. Гер һәм гантель авырлыгы үзегезнең әзерлектән тора. Сәламәт булыйк», — дип яза ул.