Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Виктория" пирогы

Бакчада җиләк өлгергән вакыт, димәк "Виктория" пирогы рецептын тәкъдим итү урынлы булачак.

news_top_970_100
"Виктория" пирогы

Пирог өчен: 4 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 10 грамм көпшәкләндергеч, 3 аш кашыгы сөт, 120 грамм атланмай, бер чеметем тоз, 1 стакан чамасы он, 2 стакан яңа өзелгән бакча җиләге (виктория).

Эш тәртибе: викторияне юарга һәм кипшетергә. Йомшарган майны шикәр комы белән болгатырга, аннары йомырка сарысын салып тугларга. Шул катнашмага он белән көпшәкләндергечне һәм сөтне салып болгатырга.

Аерым савытта йомырка агы белән тозны куе күбек хасил булганчы тугларга һәм камырга өстәргә. Яхшылап бертөрле масса булганчы болгатырга һәм майланган табага салырга, өстенә киселгән яки бөтен җиләкләр тезәргә.

200 градуска кадәр кызган мичтә 40-50 минут пешерергә. Табада килеш бераз суытырга һәм кисеп табынга чәй янына бирергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100