Виктория җиләгеннән кайнатма рецепты
Варенье кайнатылмый, шуңа күрә туңдыргычта сакларга кирәк.
Журналист Венера Аитовадан «Җиләкле җиләк» вареньесы рецепты:
Савытларга юып матур виктория җиләкләрен тутырырга. Вак җиләкләрне блендер белән вакларга.
1:1 итеп җиләк белән шикәр комын болгатырга (шикәр комы бераз күбрәк тә ярый)
Тиз генә бу вареньеда җиләкләрне батырабыз һәм туңдыргычка куябыз.
«Эчендә катырылган җиләкләр яңа өзгән кебек була», — дигән ул.
Саба районы Иләбәр авылында яшәүче Исмегөл апа рецепты:
Виктория җиләкләрен бераз шикәр комы салып болгатып куярга. Блендер белән вакларга, шикәр комы эреп беткәнче болгатырга. Аннары әзер массага бөтен җиләкләрне (эреләрен турарга) салырга. Әзер массаны савытларга тутырып туңдыргычка куярга.