news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Виктория җиләгеннән кайнатма рецепты

Варенье кайнатылмый, шуңа күрә туңдыргычта сакларга кирәк.

news_top
Виктория җиләгеннән кайнатма рецепты
Гөлүзә Василова

Журналист Венера Аитовадан «Җиләкле җиләк» вареньесы рецепты:

Савытларга юып матур виктория җиләкләрен тутырырга. Вак җиләкләрне блендер белән вакларга.

1:1 итеп җиләк белән шикәр комын болгатырга (шикәр комы бераз күбрәк тә ярый)

Тиз генә бу вареньеда җиләкләрне батырабыз һәм туңдыргычка куябыз.

«Эчендә катырылган җиләкләр яңа өзгән кебек була», — дигән ул.

Саба районы Иләбәр авылында яшәүче Исмегөл апа рецепты:

Виктория җиләкләрен бераз шикәр комы салып болгатып куярга. Блендер белән вакларга, шикәр комы эреп беткәнче болгатырга. Аннары әзер массага бөтен җиләкләрне (эреләрен турарга) салырга. Әзер массаны савытларга тутырып туңдыргычка куярга.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар