Виктор Цойның моңарчы билгеле булмаган җыры табылган
«Ты мог быть героем» синглы YouTube-каналга куелган.
Тавыш яздыра торган Mashina Records лейблы «Кино» төркеменең моңарчы беркайда да чыкмаган альбомын тапкан.
РИА Новости хәбәр иткәнчә, «Ты мог быть героем» трэгын «Кино» төркеме 1986 елда, җырчы һәлак булырга берничә ел алдан яздырылган. Аның исеме «Любовь — это не шутка» булган.
Лейбл бу альбомны майда тулысынча чыгарырга җыена, диелә бу хәбәрдә.