news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Википедия» авторларының берсе 52 яшендә вафат булган

Валерий Ковалев Германия Демократик Республикасында туган.

news_top
«Википедия» авторларының берсе 52 яшендә вафат булган

Рус телендәге «Википедия» авторларының берсе Валерий Ковалев 52 яшендә вафат булган. Бу турыда РИА Новости яза.

Ковалев Holodilnik.ru интернет-кибетен ачкан, рус телендәге «Википедия»гә нигез салучыларның берсе булган. Аның йөрәге авырткан, диелә «Викиновости» порталында.

«31 декабрьгә каршы төндә NoFrost (Ковалев псевдонимы) вафат булды. Йөрәк <…>», — диелә хәбәрдә.

Валерий Ковалев 1970 елның 24 апрелендә ГДРдагы Нойруппин шәһәрендә туа. Мәскәү авиация институтын тәмамлый. 1993 елдан суыткычларны күпләп һәм азлап сату белән шөгыльләнә. 2003 елда интернет-кибет ача. 2006 елда «Яндекс» компаниясендә медиапланер була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар