Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Видеоблогер Татар Малай: Актив яшьләр интернетта гына түгел икән

Үзен беренче татар инстаблогеры дип таныткан Ринат Галиәхмәтов (Татар Малай) бу көннәрдә “сәлкеш”ләрдә кунакта булып кайтты. Татар Малай Intertat.ru хәбәрчесенә “Сәләт” берләшмәсе, Әбри Хәбриев белән уртак тел табуы һәм хәзерге татар яшьләре турында фикерләрен сөйләде.

news_top_970_100
Видеоблогер Татар Малай: Актив яшьләр интернетта гына түгел икән

Интернетта көн саен актив яшьләр белән аралашсам да, үз күзләрем белән мондый яшьләрне күргәнем булмады дип сөйләде блогер. Татар инстаблогеры “Сәләт” форумнарында  беренче генә тапкыр барган, әмма видеблогер Булат Браво, шоу-мен Әбри Хәбриев, “Сәләт” радиосы һәм “сәлкеш”ләр аңа тиз арада бу мохиткә кереп китәргә ярдәм иткән.

-Ринат, сәлам. Син бу көннәрдә генә Биләрдә булып кайттың. Хисләрең нинди? 

Т. М. Мин мондый форумнарда беренче катнашам. Медиаперсона буларак чакырдылар. Монда килгәч оешканлыкны һәм энергияне күрдем. Аларның кычкырып каршы алулары сиңа да энергия өсти. Бер тапкыр килүгә нәрсәнең кайда икәнен аңлыйсың. Оештыру ягыннан барсы да югары дәрәҗәдә диеп әйтәсем килә.

Бу ике көн эчендә берничә мастер-класста булдым. Бер үк вакыт эчендә 5-6 мастер-класс бара. Шул ук вакытта спорт чаралары да уздырыла. Бөтен җирдә дә хәрәкәт. Һава торышы да шәп булды, рәхәтләнеп кызындык.

- Форумда булганнан соң “Сәләт” турындагы фикерләрең үзгәрдеме?

Т. М. Фикерләр үзгәрде. Мин аларның тарихын белгәч, тагын да кызыксына башладым. Беренче елны 120 кеше булган, ә быел барлык делегатлар белән 9 мең кеше килеп китте. Бу еллар эчендә генә халык саны ничә тапкыр арткан. Минем “Сәләт” турындагы фикерләр начар да түгел иде. Һәрчак исем китә. “Сәләт”кә булган мөнәсәбәт тә яхшырганнан яхшыра бара. Мин беренче тапкыр “Сәләт йорты”на килгәч тә, монда сәләтле яшьләр килә дип уйлаган идем. Мин Интернетта аралашкач, гел яшьләрне күрәм бит. Интернетта актив кешеләр монда да йөри икән. Яшьләр Интернетта гына актив түгел. Безнең чакта да ник “Сәләт” булмады икән дип үкендем.

- Яшьләр өчен оештырылган тагын нинди берләшмәләрне беләсең, элемтәдә торасың?

Т. М. Мин татар бәйрәмнәрендә бик катнашмыйм. Әле 1 ел элек кенә популярлашып киттем. Чагыштырырлык әйберем юк. Дөресен генә әйткәндә, мин андый әйбер белән кызыксынмый идем.  Мин үзем Түбән Камадан. Анда эшләдем. Шәһәр тормышы белән яшәдем. Хәзер барысы да үзгәрде.

- Синең Instagramыңнан күп кенә яңа видеолар күрдек. Араларында “сәлкешләр” белән төшкән фотоларың күп. 

Т. М. Без кичә “сәлкешләр” белән репетициядә булдык. Анда 500 кешегә минем девизны – “дусларым-матурларымны” (Ринат һәр видеода Instagram челтәрендәге дусларына “дусларым-матурларым” дип эндәшә - А.Ш) әйтте. Шулкадәр кеше бергә әйткәч, рәхәт булып китә. Мин подписчикларымның ничек яратуын лайклар аша гына белә идем, ә монда шуның кадәр кеше булгач бик күңелле. Күп кенә фотолар төштек. Мин фотоларны аларга күңелле булсын өчен куям. Бер “сәлкеш”кә куйган идем, туганнары танып алган. “Безнең балабыз шунда йөри әле”, - дип яздылар. Шуннан чыгып мин үзем белән фото төшерүчеләрне аккаунтыма куя башладым. Аларның берсе дә “Ринат абый фотобызны битеңә куй әле”, - дип сорамады.

 - Социаль челтәрдәге битләреңдә сине Булат Браво (блогер) белән күреп булды. Шулай ук син Әбри Хәбриев белән дә берничә вайн ясарга өлгердең. Үз эшенең чын осталары белән эшләү ничегрәк?

Т. М. Мин күп вакытымны Булат Браво белән үткәрдем. Кеше безне популяр ди, ә без аны аңлап бетермибез,ул популярлыкны кулланмыйбыз. Без үзебезне алай хис итмәгәч, Әбри Хәбриев безгә йолдыз кебек. Мин әле аңа 2009 елда күрешкән вакытымны да искә төшердем. Мин ул вакытта бер кибеттә эшли идем, ул мунча әйберен алды. “Искә төште”, - диде ул, гәрчә ул вакытта таныш булмасак та. Җиде ел элек булган хәл ул. Булат та 5 ел элек Әбригә “Сезнең кебек буласым килә”, -  дип язган хатларын сөйләп утырды. Әбри Хәбриев кебек кешеләр белән эшләве дә җиңел. Төшерү дә безнең бер 5-10 минут кына булды. Бер-ике дубльдан әзер була. Алар белән эшләве дә күңелле.

- “Сәләт”не оештыручыларның берсе – Әдип Әлмир турында син нинди фикердә? Моңа кадәр аны белә идеңме?

Т. М. Мин Әдип Әлмирне белә идем инде. Мине аңа “Татар блогерын чакырдык әле”, - дип тәкъдим иттеләр. “Әйе, ишеткәнем бар”, - диде. Бу вакытта да рәхәт булып китте. Кырыйдан гына аның бәләкәй балалар белән аралашуын карап утырдым. Алар спиннер әйләндереп тора иде. Аны барысы да алкышлар белән каршы ала. Дәрәҗәсе зур, яхшы кеше.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100