Видео: Рәфинә Ганиуллина өр-яңа клип тәкъдим итте
Айгөл Вәлиева сүзләренә Реваль Хисмәтуллин иҗат иткән "Язылмаган хатым" җырын Рәфинә Ганиуллина башта үзе репертуары өчен иҗат иткән булган.
Дуэт итеп җырлап караганнан соң, ошап киткәч, Рәфинә яңа клип төшерү максатын куйган. Бүген ул әзер клипны тамашачыларына тәкъдим итте.
Бу турыда җырчы Инстаграмдагы битенә язды:
"Айгөл Вәлиуллина сүзләренә Реваль Хисмәтуллин иҗат иткән "Язылмаган хатым" җырын мин башта уз репертуарыма алган идем. Юри генә Рәзил белән өйдә җырлап караганнан сон, яңа дуэт барлыкка килде! Тыңлаучылар күңеленә дә хуш килгәч, клип төшерергә булдык, рәхим итеп карагыз!!! Клипның режиссёры Зәмирә Рәҗәпова, оператор - Илдар Әхмәтов, биючеләр - Алинә Габдраупова"