Видео: Казанда БМВ Х6 автомобиленә ут төрткәннәр
Яңа Савин районында «БМВ Х6» автомобиленә ут төртеп яндырганнар, дигән хәбәр социаль челтәрләрдә таралды.
![Видео: Казанда БМВ Х6 автомобиленә ут төрткәннәр](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2018/2/6/5ccdc1190b3a38179479887b7507b86c6c3e3019d4ea945024affbc5cf43.jpg)
Гадәттән тыш хәл иртәнге дүртләр тирәсендә Меридиан урамындагы 13нче йорт ишегалдында булган.
"Татар-информ" хәбәр иткәнчә, битлек кигән әлеге кеше машинага ут төрткән һәм тиз арада качып киткән.