news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Видео: Кабан күлен җыештыручы аккошны Голливуд йолдызы Инстаграмында 3,7 миллионнан артык кеше караган

Узган ел Кабан күлендә чисталык һәм тәртип салуда шәхси үрнәк күрсәткән аккош Голливуд йолдызы Эллен Ли Дедженерес аккаунтына эләккән.

news_top
Видео: Кабан күлен җыештыручы аккошны Голливуд йолдызы Инстаграмында 3,7 миллионнан артык кеше караган

Кабан күлен чүп-чардан арындырган аккош төшерелгән видеоязма узган ел социаль челтәрләрдә бик тиз таралган иде. Әлеге кадрларны илнең һәм дөньяның барлык эре телеканаллары трансляцияләде. Тулаем алганда, югыйсә, роликтагы күренеш әлләни матур да түгел: кар эрегәннән соң калган пычрак, чүп-чар һәм болганчык су. Аккош исә томшыгы белән полиэтилен калдыклары һәм башка чүпләрне читкә чыгара.

Унбер “Эмми” премиясе иясе Эллен Ли Дедженерес Instagramында чүп җыючы аккошның кешеләргә караганда табигатькә күбрәк ихтирамлы булуын җиткергән. Ул, күрәмсең, биредә кешелекне истә тоткандыр.

Видеоязманы 3,3 млннан артык кулланучы караган, дип хәбәр итә "Татар-информ". Аккошның кешеләргә караганда бу яклап та гүзәл булуында күпләр аның белән килешкән.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар