Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Видео: Көчле җил М7 трассасында ЮХИДИ хезмәткәрен очыртып алып киткән

Бүген социаль челтәрләрдә утыручылар, начар һава торышы аркасында, юлларда килеп чыккан мәхшәр турында фикер алышалар.

news_top_970_100
Видео: Көчле җил М7 трассасында ЮХИДИ хезмәткәрен очыртып алып киткән

Татарстанның М7 трассасында көчле җил ЮХИДИ хезмәткәрен очыртып алып киткән. Бу хакта социаль челтәрдәге Чаллы төркемендә утыручылар  хәбәр итә. 

Бүген социаль челтәр кулланучылар, һава торышы начарлану сәбәпле, юллардагы мәхшәр һәм шторм кисәтүе игълан ителү сәбәпле, ЮХИДИ хезмәте керткән чикләүләр, турында фикер алышалар. Чаллыдагы бер шофер, постта торган ЮХИДИ хезмәткәрен көчле җил очыртып алып киткәнен төшергән видео урнаштырган. Көчле җил, кешене юлдагы бозлавыктан шудырып алып бара. 

Искәртеп үтик, бүген 18 сәгатькә кадәр шторм кисәтүе игълан ителде. Президент Рөстәм Миңнеханов боерыгы нигезендә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм барлык юл хезмәтләре югары әзерлек режимында эшли. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100