news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Видео: Бүген "Баскет-холл" түбәсендә бауга эленеп торган кеше зур шау-шу тудырды

Гадәттән тыш хәл бүген Казанда Спартак урамындагы спорт комплексы түбәсен кардан чистарткан вакытта килеп чыккан.

news_top
Видео: Бүген "Баскет-холл" түбәсендә бауга эленеп торган кеше зур шау-шу тудырды

Кадрлардан күренгәнчә, көрәк тоткан ир-ат биектә страховка тросында эленеп тора. "Калган эшчеләр исә каушап калган һәм хезмәттәшләренә ярдәмгә килергә ашыкмый", - дип сөйли бу хәлне видеога төшереп торучылар.

"Татар-информ" хәбәр иткәнчә, Ринат исемле альпинист егылмаган, ул боз сөңгеләрен вату өчен, үзе шулай бауга бәйләнеп төшкән.

"Мин "Баскет-холл"ны инде ун ел чамасы боздан чистартам. Бу - гадәти хәл. Альпинист шулай бауга асылынып торып эшли", - дип сөйләгән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар