Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ВИЧ: өлкәннәр яшьләрне алыштыра

Республикада ачыкланучы ВИЧ-инфекция йоктыручыларның күбесен өлкәннәр тәшкил итә.

news_top_970_100
ВИЧ: өлкәннәр яшьләрне алыштыра

Россиядә ВИЧ-инфекция йоктыручыларның артуы күзәтелә: 2017 елның 6 аенда яңа очракларның үсеш темпы 3,3 процент тәшкил иткән. Татарстанда исә, киресенчә, ВИЧ-инфекция очракларының кимүе күзәтелә.

Ел башыннан алып Татарстанда 940 кеше (2016 елның шул чорында – 1055) ВИЧ-инфекция эләктергән. Бу – әлеге яман чирне йоктыручылар саны 6,7 процентка кимегән дигән сүз. Әмма экспертлар шундый тенденцияне ачыклаган: әгәр 2000 еллар башында ВИЧ-инфекция 15-20 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында киң таралса, хәзер әлеге чир 70 процент очракта 30-50 яшьлек гражданнарда ачыклана.

Татарстанда соңгы елларда 40 яшьтән өлкәнрәк гражданнар арасында ВИЧ-инфекция йоктыручылар артканнан-арта бара: әгәр 2010 елда өлкән яшьтәгеләр әлеге чирне эләктергән кешеләрнең 14,8 процентын тәшкил итсә, 2015 елда ул – 24, 2016 елда – 32,3, ә 2017 елның 9 аенда инде 36,2 процентка җиткән.

Ахырын уйлап тормыйлар...

-  Татарстанда соңгы 10 елда актив рәвештә тормышка ашырыла торган, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга  юнәлдерелгән проектлар егетләр һәм кызлар арасында ВИЧ-инфекция очракларын 5 мәртәбә киметергә мөмкинлек бирде. Бүген яшьләр бу мәсьәләдә шактый мәгълүматлы. Өлкәннәр турында исә алай дип әйтеп булмый, алар арасында бу чирне йоктыручылар 5 тапкырга артыграк. 40 яшьтән өлкәнрәк гражданнар җенси элемтәгә кергәндә саклык чараларын күрми һәм шуның белән үз тормышын куркыныч астына куя, - ди ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны кисәтү һәм аларга каршы көрәшү буенча республика үзәге баш табибы урынбасары Гөлнара Чернобровкина.

2017 елда республиканың кайбер районнары да ВИЧ-инфекция очракларының артуы белән гаҗәпкә калдырган. Биредә Әгерҗе һәм Яшел Үзән районнарын атап үтәргә мөмкин.

Казандагы вәзгыятькә килгәндә, агымдагы елның 1 октябренә шәһәрдә ВИЧ-инфекциянең 8314 очрагы теркәлгән. Бу 10 мең кешегә 674,9 очрак туры килә дигән сүз. Ул республика буенча уртача күрсәткечтән 1,2 тапкырга югарырак (Татарстанда – 565,8).

Спорт чаралары – күз уңында

СПИД үзәге инде икенче ел рәттән Татарстан предприятиеләренә барып, «Эш урынында ирекле рәвештә һәм конфиденциаль тестлаштыру» кампаниясен үткәрә. Шулай итеп, быелның 9 аенда Казан, Әлмәт, Чаллы һәм Татарстан муниципаль берәмлекләрендәге предприятиеләрдә эшләүче 3605 кеше ВИЧка экспресс-тест узган.

- Безнең белгечләр предприятиеләр чакыруы буенча коллективларга бара. Теләгән кеше аноним рәвештә, 15 минут эчендә үзенең ВИЧ-статусын белә ала. Дискиминациядән куркырга кирәкми. Хокукый кагыйдәләр буенча, тест нәтиҗәсе ябык була, ул кешегә шәхсән хәбәр ителә, - дип искәртте Үзәкнең баш табибы урынбасары.

2015 елда Су спорты төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты, «Казан марафоны», 2017 елгы Конфедерация Кубогы уеннары чорында да теләгән һәркем экспресс-тестлар үтә алды.

2018 елда Казанда узачак Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында да экспресс-тест тапшыру пунктларын оештыру күздә тотыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100