Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ВИЧ-инфекцияле авыл кызы Гөлназ: “60 яшьлек әбиләр, яулыклы хатын-кызлар да бу чирне йоктыра” (видео)

Гөлназ 13 ел буе ВИЧ диагнозы белән яши. 22 яшендә бу куркыныч авыруны йоктырган кыз фикеренчә, ВИЧны наркоманнар, фахишәләр авыруы дип санау дөрес түгел. Бу авыруны йоктыргач, үзе кебек ВИЧ-инфекциялеләргә ярдәм итү фондында эшли башлаган кыз әйтүенчә, куркыныч диагноз хәтта 60-70 яшьлек кешеләр, яулыклы мөселман хатын-кызларына да еш куела.

news_top_970_100
ВИЧ-инфекцияле авыл кызы Гөлназ: “60 яшьлек әбиләр, яулыклы хатын-кызлар да бу чирне йоктыра” (видео)

“Мин бит начар кыз түгел дип уйладым” 

- Үзегез белән таныштырып китсәгез иде?

- Минем исемем Гөлназ. Мин 2004 елдан ВИЧ-инфекция белән яшим, 2008 елдан терапия кабул итәм. Минем вирус нольгә тиң дияргә була, үземне бик әйбәт хис итәм. Миңа утыз биш яшь.

- Сезнең бу чирне йоктыруыгыз ничек килеп чыкты?

- Мин үземнең егетем белән яшәгән идем. Без аның белән 2 ел тордык. Ул элек наркоман булган, мин моны белә идем, ә минем белән торганда ул инде аларны кулланмый иде. Ул миңа бернәрсә дә әйтмәде. Бәлки, ул үзе дә белмәгәндер, анысын әйтә алмыйм. Мин моны аның белән аерылышкач, ярты елдан соң гына белдем.

- Сез үз теләгегез белән тикшерендегезме?

- Юк, мин икенче егет белән тора башладым, авырга уздым. Анализлар тапшырырга баргач, бу авыру ачыкланды. Ул вакытта егетемә дә әйтә алмадым, аның белән араны өздем, аборт ясаттым... Минем ул вакытта ВИЧ-инфекция турында белемнәрем юк иде. Шуңа күрә минем яшисем дә килмәде, бу дөньядан китү турында бик еш уйлана идем, ләкин әни дип, әни турында уйлап, алай эшли алмадым...

Ике еллап мин үз-үземә килә алмадым, миңа бик авыр булды. Аннары: “Мин үләм, мин бер кешегә кирәк түгел, тормышым юк, гомумән, яшәргә кирәк түгел”, дип уйлап яши башладым.

Әлбәттә, нигә бу чир миңа килгән дип, мин бит начар, эчеп йөри торган хатын-кыз түгел дип уйландым. Миңа бик оят иде, кешеләргә әйтергә хәтта уйламадым да, моны сөйләү бик куркыныч иде миңа.

Аннары СПИД үзәгендә эшләүче Света белән таныштым, ул миңа бик нык ярдәм итте. Хәзерге дә мин аның белән бергә эшлим,  хәйрия фондында кешеләргә психологик ярдәм күрсәтәбез. Светаның балалары исән-сау, сәламәт булгач, минем ничектер яшисе килә башлады,  балам булуын теләдем.

“Ирем мине ташламады”

Хәзерге көндә сәламәт балам бар, ир бала таптым, бәхетле яшим. Ирем ВИЧ-инфекцияле түгел иде, мин аңа өйләнешер алдыннан бу хакта әйттем. Бу турыда аңа сөйләү бик авыр булды, ул китәр дип курыктым, ләкин бүтәнчә булдыра алмый идем, әйтергә тиеш булдым. Әйткәч, ул моны бик тыныч кабул итте, миңа терәк булды, ташламады, янымда калды. Балабыз исән-сау туды. Мин бик борчылган идем, бик көтеп алган бала, егерме тугыз яшьтә, ВИЧ-инфекция белән дә булгач... Ул вакытта терапия үттем һәм ул балага начар тәэсир итәр дип бик курыктым. Бала тудыру йортында да балага күчмәсен өчен бөтен чараларын да күрәләр, бала тугач та аңа терапия бирелә.

Балаларым сәламәт минем, шуңа мин бик шат, хәзер кыз бала турында хыялланам, табармын дип уйлым.

Хәйрия фондының бинасы да, акчасы да юк, без барысын да үзебез оештырабыз. Авырлы хатын-кызларны чакырабыз, абортлар булмасын өчен күп хатын-кызларга ярдәм иттек.

Күпчелек хатын-кызлар ВИЧ-инфекция турында авырга узгач беләләр. Ул вакытта болай да авыр һәм шундый хәбәр ишетү бигрәк тә яман. Шул вакытта хатын-кызларга ярдәм итәргә кирәк. Алар безгә килергә куркалар. Сөйләшкәч, алар белән тренинглар уздыргач, безгә рәхмәтле калалар, шул рәхмәт өчен без эшлибез. Чөнки мин үзем шундый юл үттем, мин аларга ярдәм итәргә әзер. Балалар белән дә тренинглар уздырабыз, институтларга барып та лекцияләр укыйбыз.

“СПИДны йоктырып булмый”

Мин күрәм – кешеләр ВИЧ-инфекция турында белмиләр. СПИДны йоктырып  булмый, ВИЧны була. СПИД ул ВИЧ-инфекциянең соңгы стадиясе. ВИЧ-инфекция йоктыргач, сырхауханәләрдә бушлай терапия бирәләр. Терапия вирусның үрчүен туктата һәм кешенең иммунитеты күтәрелә, вирус үрчи алмый. Шуңа күрә кеше сәламәт кебек яши. Әлбәттә, терапиянең тискәре эффектлары бар. Элек без бик авыр препаратлар эчә идек, хәзер инде препаратлар яңа, күпкә җиңелрәк кабул ителә.

Мин үзем  дә башта терапиягә каршы килгән идем, ләкин чирли башлагач, аны кабул итәргә мәҗбүр булдым. Хәзер моңа үкенмим. Мин бөтен ВИЧ инфекцияле кешеләргә дә терапия кабул итегез дип әйтер идем. Кешеләр шикәр диабеты белән дә яшиләр, инсулин кадыйлар. Көн саен инсулин булмаса, аларга начар була, без терапияне бер көн эчмәсәк, бернәрсә дә булмый. Мин аны хроник авыру дип кабул итәм.

Әлбәттә, сырхауханәләрдә, стоматологларга үзеңдәге диагнозны әйтергә куркасың, чөнки кешеләр бу авыру турында белмиләр, гаеплиләр.

“60 яшьлек хатыннар, яулыклы мөслимәләр килә”

Хәзер безнең фондка 50,60 яшьлек хатыннар килә, яулыклы мөселман хатын-кызлары килә.

-    Алар бу авыруны ничек йоктырган?

- Алар әйтүенчә, бу авыру ирләреннән күчкән. Мин белмим, бу дөресме-юкмы, аларның сүзе генә бит ул... Минем уйлавымча, кешеләр үзләренә иллюзия тудыралар, идеаль гаилә дип. Мин дә үземнең гаиләне идеаль дип уйлап яшәдем. Идеаль гаилә була алмый, ул үле гаилә була, кешедә эмоция булырга тиеш. Кешеләр талашалар да, аерылышалар да, талашып чыгып киткән чагында хатын-кыз да, ир дә икенче кеше белән очрашырга мөмкин. Төрле ситуацияләр була кешеләрнең. Мөселман булгач, яулык кигән дигәч, ул бит эмоциясез кеше түгел. Ул да гадәти кеше, талашырга мөмкин, ул да икенче кешене яратырга мөмкин.

Шундый күп кеше үзенең ВИЧ-инфекцияле икәнен белми. Бу миңа кагылмас, бу минем белән булырга мөмкин түгел дип уйлыйлар.

Мин дә шулай уйлаган идем. Мин үзем дә кайвакыт шаккатам - 60 яшьлек апалар, әби дип әйтсәң дә була, киләләр.  Алар, гадәттә, операциягә ятканда, анализлар тапшырганда үзләрендә ВИЧ инфекция турында беләләр. Күп кеше белми. Белгәч тә больницага килмиләр, дәваланмыйлар, терапия кабул итмиләр, аларның вируслары күбәя, менә алар башкаларга куркыныч тудыра.

Шуңа күрә инде без институтларда лекцияләр укыйбыз. 1990 елларда наркоман хатын-кызлардан ВИЧ инфекцияле бик күп балалар туды. Хәзер алар бик күп, Татарстанда йөздән артык бала бар. Ул балаларга ярдәм кирәк, мәктәптә белсәләр, аларны бик начар кабул итәләр, шуңа күрә аларга терәк булырга кирәк. Кызганыч бит.

“ВИЧ икәнен белсәләр, дусларым миннән баш тартачак”

- Гөлназ, бу вирус барлыгы турында әйткәч, Сез моны ничек кабул иттегез?

- Мин больницада әйткәч, ышанмадым, мөмкин түгел дип уйладым, бу мәгълүматны кабул итмәдем. Вакыт узгач, акрынлап-акрынлап кына миңа барып җитә башлады.

Миндә бу авыру икәнен иремнән башка бер кеше дә белми, әти-әни дә белми, мин аларга әйтә алмыйм. Әнигә авырлык китерәсе килми. Мин беләм – алар миңа ярдәм итәләр, терәк булачаклар, миннән беркайчан да баш тартмаячаклар. Ләкин мин аларга ул мәгълүмат кирәк түгел дип уйлыйм.

Миндә бу авыру бар икәнен белсәләр, күп кенә дусларым миннән йөз чөерәчәкләр. Мин аларның ВИЧ-инфекциягә мөнәсәбәтләрен беләм. Алар миңа: “Ничек син хәйрия фондына йөрисең, ничек курыкмыйсың”, – диләр. Мин аларга аңлатам, ә алар ишетмиләр. Төрле кешеләр була. Кайбер кешеләр безне бик тыныч кабул итәләр, әйбәт аралашалар, кайберәүләр бик нык куркалар.

- Халыкта шундый фикер бар: ВИЧ наркоманнар, тормыш төбендәге кешеләр чире итеп кабул ителә. Сез шундый кешеләргә нәрсә әйтер идегез?

- Мин дә гомер буе шулай дип уйлый идем. Хәзер ВИЧ-инфекциядән бер кеше дә сакланмаган, ул бик күп. Терапия эчкән кеше, ВИЧ-инфекцияне үстерми, таратмый, шуңа күрә терапия эчәргә кирәк дигән фикердә мин. Хәзер инфекция күбрәк җенси юл белән күбрәк тарала, наркоманнар аша таралу азая.

Мин үземнең егетем белән  ике ел яшәдем, теләсә кем белән йөрмәдем. Аның авыру икәнен белмәдем. Бәлки, ул үзе дә белмәгәндер, мин аның белән башка сөйләшмәдем. Аңа ачу да тотмыйм, чөнки булган әйбергә хәзер нигә ачу сакларга? Булган – булган, хәзер инде кире кайтарып булмый. Безгә иренә табынып яшәгән бик күп хатын-кызлар килә. Кайбер кешеләр 8, 11 ел буе ВИЧ белән яшиләр, иммунитетлары көчле булу сәбәпле, инфекция алардан башкаларга күчми.  ВИЧ-инфекция белән зарарлануы җиңел дип әйтеп булмый, чөнки ул һавада яшәми, хәрәкәтәсез инфекция.

“Авыллардан  бик күп киләләр ”

- Авыл кешесе бу инфекция читтә дип уйлый. Сезгә авылдан килүчеләр бармы?

- Авыллардан да күп киләләр. Шәһәрдә яшьләр күбрәк сакланалар, презерватив кулланалар, авылда барыбер бик кулланып тормыйлар. Авылда ВИЧ-инфекцияле кешеләргә тагын да авыррак. Шуңа күрә авылларда үзара ярдәмләшү группалары төзергә кирәк дип уйлыйм. Хәзер тенденция авылларга таба күченә. Элек авылда бу авыру юк иде, ә хәзер анда да күп. Казанда яшьләр җаваплырак дип әйтимме инде, алар презервативка уңай карыйлар, авылда аңа килә алмыйлар.

“ВИЧ икәнен белгәч, табиблар да баш тарта”

- Гөлназ, кешеләрдә ВИЧ икәнен белгәч, алардан баш тартулар, башка ниндидер күңелсез очраклар буламы?

- Бик күп. Авырга узган бер хатын-кызда шушы чир ачыклангач, әнисе дә, ире дә аборт ясарга дип сораганнар иде, ул аборт ясамады. Безнең белән сөйләшкәч, безнең балаларны күргәч, ул кайткан да әйткән, баланы табам  дип әйткән. Баласы сәламәт.

Бик күп кыерсыту очраклары сырхауханәләрдә күзәтелә. Без сезне алмыйбыз, дәваламыйбыз, кабул итмибез, диләр. Операцияне иң азактан гына, бөтен кешегә ясагач кына ясыйбыз диләр. Ә бит һәр табиб ВИЧ-инфекцияле кешене дә кабул итәргә тиеш. Зарарланганнан соң ярты ел эчендә авыру үзен әле күрсәтмәскә мөмкин. Каян белә ул табиб миннән алда операция ясаган кешенең ВИЧ инфекциясе юк икәнен? Стоматологларга йөрим, алар перчатка да кимиләр. Мин үземдә вирус икәнен әйтсәм, скафандр гына кимимләр инде. Ә табиб каян белә - бәлки миннән соң килгән кеше ВИЧ-инфекцияледер? Ул бит аңа әйтмәскә яки үзен авыру икәнен белмәскә мөмкин.

Безнең ундүрт яшьлек бер кызны больницага алмадылар. Кабүл итү бүлегендә баладан синең ул чирең каян йокты дип сорыйлар. Балага болай да авыр, ул башка чир белән килгән больницага ятарга килгән, минемчә, табиб шундый сорау бирергә тиеш түгел.

Әниләре баш тарткан яшүсмерләр бик күп. 14 яшьлек бер кыз килгән иде, аны әнисе кабул итмәгән. Ул бик йомык бала иде, гел елады. Без булышкач, өметләнеп кайтып китте.

- Кешеләр шуңа күрә үзендә авыру икәнен яшереп яшиме?

- Шуңа күрә кешеләр курка, чирне качырылар.

- Җәмгыятьнең мондый катгый нәфрәт белән каравының нәтиҗәсе нинди?

- Нәтиҗәсе шул – кеше үзен кимсетеп яши, тулы канлы тормыш белән яши алмый. Башкалар үзен кабул итмәү сәбәпле, үз-үзен ашап яши. Шуңа күрә йөрибез, аңлатабыз. Кеше терапия кабул итмәсә, аның СПИДтан аның иммунитеты шулкадәр нык төшә дә ул башка авырулар – туберкулез, пневмония белән белән чирли башлый. Терапия эчсә ул, гадәти, нормаль кеше, башкалардан берни белән дә аерылмый.

- Сезнең күңелгә уелып калган нинди очраклар булды?

- Авыллардан килүчеләр бик сөйләргә яратмый. Мөселман хатыннары бик күп, алар ярдәм группасына да килмиләр, күзгә-күз карап кына сөйләшергә алар риза әле, ә төркемнәр җыйганда килмиләр. Ә анда бит шундый ук кешеләр, килеп проблемаларын сөйләшсәләр, җиңел була. Терапиянең нинди тискәре тәэсирләре булуы турында сөйләшергә була. Балаларга лагерьлар оештырабыз, яшүсмерләргә ул чир белән ничек яшәргә икәне турында тренинглар оештырабыз. Ничек үз-үзеңне ашап яшәмәскә, ничек больницада үзеңне якларга, ничек сөйләшергә икәнен өйрәтәбез.

"ВИЧ черки тешләгәннән күчми"

- ВИЧ турында киң таралган нинди мифлар, дөрес булмаган фикерләр бар?

- Черкидән күчәргә мөмкин дигән ышану бар. Минем дус кызымда ВИЧ бар, баласы сәламәт. Әнисендә ВИЧ-инфекция бар икәнен белгәч, балалар бакчасыннан баласын алырга кушканнар. Әти-әниләр бик куркалар. Хәтта балада ВИЧ-инфекция булса да, аннан зарарлану мөмкин түгел диярлек. Беренчедән, балаларга туу белән терапия бирә башлыйлар. Икенчедән, ул вирус бит һавада яшәми, хәрәкәтсез вирус ул. Кешеләр тешләүдән күчә дип куркалар. Үбешүдән күчәр дип уйлыйлар. Төкеректән зарарлану өчен бер ванна төкерек эчеп бетерергә кирәк, бу бит мөмкин хәл түгел. Кеше бик күп миф белән яши.

- Ә ни сәбәпле шулай, мәгълүмат җитәрлек түгелме?

- Әлбәттә, мәгълүмат җитәрлек түгел, кеше белми. Без институтларга тренингларга баргач, ВИЧ-инфекцияле кешеләрне аерым утрауга яшәргә җибәрергә кирәкме дип сорыйбыз. Җибәрергә кирәк дип әйтүчеләр бар. ВИЧ инфекцияле хатын-кызга бала табарга ярыймы-юкмы дигәч, күп кеше юк дип әйтә. Ә 99 процент очракта балалар сау-сәламәт туа. 1 процент – форс-мажор ситуация. Терапия кабул итсә, табибның күрсәтмәләрен дөрес үтәп барса, аның баласы туксан тугыз процент очракта сәламәт туа. Безнең арада терапия кабул иткән хатын-кызлар арасында ВИЧ-инфекция белән туган балалар юк.

“Гаилә корыр алдыннан яшьләр тикшеренсеннәр иде”

- Мифларны читкә куеп карасак, бу авыруны йоктырмас өчен нинди киңәшләр бирер идегез?

- Мин яшьләргә сакланырга, презерватив кулланырга, һәм тикешеренергә киңәш итәр идем. Күп кеше тикшеренми, ВИЧ-инфекция белән күп еллар яши. Ә калганы кешенең үзеннән тора, бер кеше белән яшиме ул, ике кеше беләнме. Мин әйттем дип кенә кеше шулай яши башламый бит.

- Кемдер гаилә корырга тели, ә очрашкан кешесенә СПИД үзәгенә бар дип әйтә алмый, бездә алай кабул ителмәгән. Андый очракта нәрсә киңәш итәр идегез?

- Шулай шул, СПИД үзәккә килми. Белгәч тә дәваланмыйча, кешеләрне зарарлыйлар.

- Ә сез нишләргә кирәк дип уйлыйсыз? Кешеләрне гаилә корыр алдыннан моңа өндәп булмый бит.

 - Минемчә, минем бала табасым килә, анализлар бирик дигән сәбәп табарга була. Кешенең гаилә корырга нияте бар икән, бу проблема сорау тудырмаска тиеш.

- Сезнең бүгенге кебек белемнәрегез булса, кайчандыр Сезгә кемдер шундый киңәш бирсә, тыңлар идегезме?

 - Белмим. Мин иремә сөйләгәч, ул әниләргә әйтер дип курыккан идем. Хәзер минем вируслар ноль дәрәҗәсендә, миннән ул кешегә күчми. Теге вакытта шуны белгән булсам, барыбер булачак иремә әйтер идем.

- Ә кайсы районнарда ВИЧ-инфекциялеләр күп дип уйлыйсыз?

- ВИЧ-инфекцияле кешеләр Әлмәт, Лениногорск районнарында бик күп. Балалар йортларында да бик күп. Аларның я әти-әниләре наркоман, я башкасы. Күбесенең әби-бабалары карт, аларга оныкларын карарга бик авыр. Без аларга ярдәм итәбез, театрларга, циркларга алып барабыз. Терапия ысуллары хәзер җиңелрәк. Элек көненә өч тапкыр эчәргә кирәк иде, хәзер көнгә берне генә. Терапияне башлаганда, 2004 елда учлап эчә идем. Терапия СПИД үзәгендә бушлай  бирелә. Ул ВИЧ инфекциянең таралуына киртә куя, вируска үрчергә ирек бирми.

“ВИЧның плюсларын таптым”

- Бу чирне йоктырган кешеләргә һәм аларның якыннарына, бу чир белән авырмаган кешеләргә нәрсә әйтер идегез?

- ВИЧ белән авырган кешеләргә минем шуны әйтәсем килә – бу авыру тик торганда гына бирелми. Шуңа күрә моңардан плюс табарга кирәк. Мин, мәсәлән, плюс таптым. Элек үземнең сәламәтлегемә игътибар итми идем, кыш көне дә җәй  көне сыман киенеп йөри идем. Хәзер мин үземне бик саклыйм. Башка киям, салкын вакытта яланаяк йөрмим. Авыруны йоктыргач, сәламәтлегең турында бик кайгырта башлыйсың, тикшеренәсең, больницаларга йөрисең. Өч ай саен бөтен анализларны тикшерәләр, бөтен күрсәткечләрне карыйлар, кешенең нинди хәлдә икәнен беләләр.

Моның уңай якларын күрергә кирәк. Мәсәлән, аяксыз, кулсыз кешеләр бар. Синең аягың, кулың бар, башың бар, эшлисең, яшисең, шатланасың, күзең күрә, колагың ишетә. Начар дип әйтеп булмый, шатланып яшәргә тиешсең. Бәхетле кеше син - кояшны күрәсең, яныңдагы балаңны кочаклыйсың. Кешеләр рак белән җәфаланып үләләр. Минемчә, ВИЧ инфекцияне хроник авыру итеп кабул итәргә кирәк. Хроник авырулы кешеләр кебек үк без дә дарулар эчәбез. Мин ничә яшьтә үләргә тиеш булсам, шулай үләчәкмен, бу авыру гомерне киметми. ВИЧ йоктырган кешеләр шундый ук авырулар белән танышып аралашсалар, җиңелрәк булыр иде.

“СПИД турында дөрес мәгълүматлар кирәк”

Кемнең ВИЧ-инфекциясе юк, аларның күбесе ялгыша, миңа кагылмый дип уйлыйлар. Мин беркем дә сакланмаган дип әйтер идем. Рак белән чирләү кебек ул теләсә кемдә булырга мөмкин. Яшьләргә саклану чараларын күрү кирәклеген аңлатырга кирәк. Балаларга әти-әниләре әйтмиләр, бер нәрсә дә аңлатмыйлар. Бездә бит алай кабул ителмәгән – гаиләдә ул турыда сөйләмиләр. Әти-әниләр балаларына аңлатсыннар иде. Минем уйлавымча, шуңа күрә дә мәгълүмат аз. Медик килә, лекция укый, аны аны тыңламыйлар да балалар, телефоннарында утыралар. Үсмерләргә моны уен формасында җиткерергә кирәк, алар үз башлары белән уйласыннар өчен. Шул вакытта гына барып җитә балага. Лекцияне олы кеше дә тыңламый. Табибларның үзләренә күпме лекцияләр укыйлар, ә алар барыбер безне кимсетәләр. Мин авырлы чагында хатын-кызлар консультациясенә бармадым, чөнки анда барсаң, күршеләр дә беләчәкләр. Түләүле больницага бардым, аның миңа мөнәсәбәте шундый булды – нинди дару бар дөньяда, барысын да язды, ярыймы ул миңа ярамыймы, минем терапия белән туры киләме-юкмы, аны уйлау юк... Минемчә, табибларга да лекцияне үзендә ВИЧ булган тренер укырга тиеш, шул вакытта гына үзеңнең ситуациясен, үзенең проблемасын җиткерә ала дип уйлыйм.

Республика СПИД үзәгенең табиб-психотерапевты Роза Мөхәммәтованың бу авыру турындагы аңлатмасы Интертат.ру электрон газетасында якын арада булачак. 










Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100