ВИЧ-инфекция: үзеңне һәм якыннарыңны ничек сакларга
Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктырган 13 473 кеше диспансер исәбендә тора. Быелның сигез аенда ВИЧ-инфекциянең 772 яңа очрагы ачыкланган. ТР СПИД үзәгенең профилактика бүлеге мөдире Лилия Мөхәммәтҗанова үзеңне һәм балаларыңны әлеге вирустан ничек сакларга кирәклеге хакында сөйләде.
ВИЧ-инфекция күбесенчә җенси юл белән күчә. Быел ВИЧ йоктыручыларның 67 проценты вирусны нәкъ менә шушы юл белән эләктергән. Шуның 98 проценты — гетеросексуаль элемтәләр аша.
- Үзеңне СПИДтан саклау өчен инфекция барлыкка китерә торган вирусның организмга ни рәвешле эләгүен белергә кирәк. Вирус белән зарарлану куркынычы бик югары булган очраклар да бар. Шунлыктан аларны һәрвакыт истә тотарга кирәк, - ди Лилия Мөхәммәтҗанова.
- Йөклелек чорында, бала тапкан һәм күкрәк сөтен имезгән вакытта ВИЧтан саклану өчен тиешле чаралар күрелмәгән очракта, анадан балага вирус йоктыру ихтималы 40-50 процентка тигез. Саклану чараларын күрсәгез, ВИЧ-инфекция эләктерү ихтималы 0-2 процентка кадәр кими, - ди бүлек мөдире.
ВИЧ һәм СПИД барлыгын аңлау һәм аларның куркыныч булуын белү генә җитми. Шуны истә тотарга кирәк: кеше ВИЧ-инфекция йоктыруын белмичә дә яшәргә мөмкин, чөнки вирус озак вакытлар үзен берничек тә белгертми. Мондый "яшерен чор" 10 елга кадәр дәвам итә һәм бу вакытта аның вирусны башка кешеләргә дә йоктыру курыкынычы бар. ВИЧ статусы уңай булган, ягъни бу вирусны эләктергән кеше тиешенчә дәваланганда озак еллар яши ала. Никадәр иртә дәвалана башласаң, шул кадәр яхшырак. Ә моның өчен тестлар тапшырып, үзеңнең ВИЧ статусыңны белеп тору кирәк.
- Асоциаль яшәү рәвеше алып барган кешеләргә генә тикшеренергә кирәк дип уйлау – зур хата. Сездә ВИЧ булуы мөмкин түгел дип уйлаган очракта да, тест үтәргә кирәк. Беренчедән, вирусның юк икәнлеген раслау беркайчан да комачауламый. Икенчедән, теләсә кайсы нормаль кешедә бераз гына икеләнү булырга тиеш. Өченчедән, вирус йоктырдым бугай дип бераз гына шикләнсәгез дә, һичшиксез, тикшеренергә кирәк, - ди Лилия Мөхәммәтҗанова.
ТР СПИД үзәге белгечләре киңәш итә
- Тәртипсез җенси тормыш алып бармагыз, җенси партнерыгыз ышанычлы булсын. Шуны истә тотыгыз: презервативлар – ВИЧтан саклану өчен иң нәтиҗәле чара.
- Тиешле профилактика чаралары үткәрелгән һәм дәваланган очракта, авыру анадан сау-сәламәт бала туу ихтималы 99 процентка җитә. Мондый сабыйларны дөньяга килүгә үк ясалма тукландыруга күчерәләр.
- Әгәр гаиләдә ВИЧ-инфекция йоктырган кеше яши икән, шәхси гигиена чаралары кулланырга кирәк.
- Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, иммун системасын ныгытыгыз. Исерткеч эчемлекләрне кирәгеннән артык кулланмагыз. Исерек һәм наркотиклар кулланган вакытта кеше үз гамәлләрен контрольдә тотмый. Шуны истә тотыгыз: бүгенге көндә ВИЧ-инфекция күбесенчә җенси юл белән күчә.
- Кирәге чыга калса дип, үзегез белән һәрвакыт презерватив йөртегез.
- ВИЧ-инфекциядән тулысынча коткара торган препаратлар әлегә уйлап табылмаган. Инфекция йөртүчеләргә ретровируска каршы терапия билгелиләр, ул вирус үсешен тоткарлый һәм иммун системасына тернәкләнергә мөмкинлек бирә. Бу исә организмда башка авыруларның баш калкытуына юл куймый. Уңышлы дәваланган очракта кеше тулыканлы тормыш белән яши, бәхетле гаилә кора һәм сау-сәламәт балалар үстерә ала.