Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ВИЧ авырулы ир-ат унөч яшьлек баланы урлап алып киткән һәм вәхшиләрчә үтергән

Тула өлкәсендә яшәүче 38 яшьлек кешене гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иттеләр.

news_top_970_100
ВИЧ авырулы ир-ат унөч яшьлек баланы урлап алып киткән һәм вәхшиләрчә үтергән
https://pixabay.com

Тула өлкәсендә ВИЧ инфекцияле ир-атны таныш хатынын көчләү, 13 яшьлек кызны көчләү һәм вәхшиләрчә үтерү, тагын берничә җинаять өчен гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иткәннән. Җинаятьче моңа кадәр дә хөкем ителгән булган. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Россия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренкога сылтама белән хәбәр итте.

«Тула өлкәсендә яшәүче кешенең гаебе турында тикшерү туплаган дәлилләрне суд җитәрлек дип тапты. Суд карары белән аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иттеләр. Ул махсус режимлы колониягә озатыла», — дип сөйләгән Петренко.

Җинаятьче ике тапкыр көчләүдә, ВИЧ инфекция йоктыру куркынычы тудыруда, сексуаль характердагы гамәлләр кылуда, кеше урлауда, алдан уйлап сәламәтлеккә авыр зыян китерүдә, аеруча вәхши ысул белән үтерүдә гаепләнә.

Тикшерү һәм суд ачыклаганча, 2020 елның июнендә гаепләнүче ир-ат төрмәдән кайта. Иреккә чыгуының икенче көнендә үк ул үзенең таныш хатынын көчли. Ул көчләнгән хатынны куркыта һәм хокук саклаучыларга мөрәҗәгать итмәскә куша.

2020 елның 25 июнендә бу ир-ат район мәдәният йортыннан 13 яшьлек кыз баланы урлап алып китә һәм урманга алып бара. Җинаятьче баланы каты итеп кыйный һәм көчли. Аннары җинаять эзен яшерү өчен, ир-ат баланы үтергәнче пычак белән бәреп кыйный.

Тикшерү барышында 18 экспертиза уздырганнар, шул исәптән молекуляр-генетик, комплекслы сексолого-психиатрик, медицина комиссияләре булган, шаһитларны сораштырганнар, йөзләп кешедән күрсәтмә алганнар. Тикшерүчеләр аның башка җинаятьләргә катнашы булуын да тикшергән, диелә хәбәрдә.

«Вести» каналы 13 яшьлек баланы үтерүченең 38 яшьлек Александр Б. булуын хәбәр итте. Җинаять Бородинский бистәсендә була. Александр 16 июньдә төрмәдән кайта. Икенче көнне нык исерек була, танышы хатыны шул көнне көчли. 25 июньдә исә 13 яшьлек кыз баланы мәдәният йорты яныннан машинасына утыртып алып китә. Урманда кыйный, көчли һәм үтерә.

Баланы өч көннән соң гына табалар. Александрны 30 июньдә тоткарлыйлар. Ул иректә ике атна чамасы гына булып кала. Көчләгән таныш хатынына ВИЧ ияртүе ачыклана, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100