news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

ВИЧ турында ниләр белергә кирәк: табиблар киң таралган уйдырмаларны кире какты

news_top
ВИЧ турында ниләр белергә кирәк: табиблар киң таралган уйдырмаларны кире какты
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Ел саен 1 декабрьдә бөтен дөнья буенча СПИДка каршы көрәш көне уздырыла. ВИЧ-инфекция турында бик күп ялгыш фикерләр бар, һәм аларга ышану гомер өчен дә, сәламәтлек өчен дә куркыныч. Татарстанның җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге белгечләре бу авыру турында берничә уйдырманы кире какты, дип яза «Челнинские известия» газетасы.

1 миф. «Бер генә кеше белән мөнәсәбәтләрдә булганда – тест узарга кирәкми»

«Статистика күрсәткәнчә, Россиядә авыру йоктыруның 80 процент яңа очрагы җенси юл белән килеп чыга, еш кына үз статусы турында белмәгән партнерлардан йога. Тест узу – шикләнү дә, гаепләү дә түгел, ә сәламәтлегеңне кайгырту. Мөнәсәбәтләрнең иминлегенә инануның иң яхшы ысулы – үзеңнең ВИЧ-статусны еш тикшереп тору», – дип аңлатты Татарстанның җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге баш табибы урынбасары Рушан Вәлиев.

2 уйдырма. «ВИЧ үбешкәндә, бассейнда яки бәдрәфтә йога»

ВИЧ бары тик кан, сперма, күкрәк сөте аша күчә. Бу инфекцияне селәгәй, тир, күз яше, кочаклашу, үбешү, бассейндагы су, бәдрәф яки башка көнкүреш әйберләре аша йоктырып булмый. Гомумән, ВИЧ кеше тәненнән читтә булганда бик тиз үлә.

3 уйдырма. «Әгәр партнерда авыру билгеләре булмаса, ул сәламәт»

«Вирус иммун системасын әкренләп какшата, әмма тыштан кеше тулысынча сау-сәламәт булып күренергә мөмкин. Инфекциянең шулай ук «латент» стадияләре була: вирус сизелерлек зыян салмый, әмма инде башкаларга йога. Шуны истә тотыгыз: симптомнар булмау – авыру юк дигәнне аңлатмый», – диде гигиена тәрбиясе һәм сәламәт яшәү рәвеше пропагандасы бүлекчәсе мөдире Гүзәл Галимуллина.

4 уйдырма. «Дару эчү – инде авыру дигән сүз»

ВИЧны заманча дәвалау – көн саен антиретровирус препаратлар эчү, алар вирусны нәтиҗәле басып тора һәм СПИД барлыкка килүне кисәтә. Дару эчү – авыру булу түгел, вирусны контрольдә тоту һәм тулы канлы тормышта яшәү. Табиблар билгеләгән дөрес терапия булганда вирус партнерларга күчми диярлек.

5 уйдырма. «Уңай тест – хөкем карары»

«Уңай тест – гомер бетте дигән сүз түгел, ә процессны медицина ярдәмендә контрольдә тота башлау. Дәваланучы ВИЧлы кешеләр озак һәм тулы канлы тормышта яши, һәм аларның башкаларны зарарлау куркынычы минималь. Тест куркытырга тиеш түгел, аның төп максаты: үзең һәм киләчәгең өчен җаваплы булу.

ВИЧ турында дөреслекне аңлау имин һәм курыкмыйча яшәргә мөмкинлек бирә. Уйдырмалар ышанычны юкка чыгара һәм үз иминлегең өчен дөрес карарлар кабул итәргә комачаулый.

Мәкерле ВИЧ-инфекциядән ничек сакланырга соң?

  • Даими рәвештә ВИЧка тест биреп торыгыз, бигрәк тә яңа һәм шикле җенси элемтәләрегез булганда.
  • Җенси мөнәсәбәтләр вакытында презервативлар кулланыгыз – бу саклануның гади һәм нәтиҗәле ысулы.
  • Сәламәтлек һәм тест узу мәсьәләләрендә партнерыгыз белән гадел булыгыз.
  • Бар тик рәсми чыганакларны һәм медицина өлкәсендә квалификацияле белгечләр мәгълүматын гына өйрәнегез.
  • ВИЧ-позитивлы кешеләргә рухи таяныч булырга тырышыгыз һәм куркуга, хорафатларга бирешмәгез.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар