Бөтенесе виаградан башланды. Туктале, мәйтәм, беркөнне телевизор карагач, моны кулланып карыйм!.. Нәрсә булган ди сиксән яшьлек миндәй егеткә! Күңелем белән мин шундый бит, виагра булышыр, юкка әйтмәгәндер телевизор тапшыруындагы врач!
Бу хәлне ишетү белән, хатын бармагын чигәсенә терәп, боргычлап куйды.
— Кара, син, нәрсә уйлаган бит карт тиле — аңа виагра кирәк! Бөтенләй ычкынган, акылыннан язган!
Беләм: акча жәлли. Ләкин мин җавабын таптым: «Дөньяда ике тапкыр яшәмибез, әйдә, кулланып карыйк әле соң булса да!»
Дару шәп булып чыкты. Беренче төнне үк сиздем. Карчыгым минем кочаклауларымнан, иркәләүләремнән үлә язды. Әйтерсең лә яшь чаклары исенә төште. Кысып-кысып үптем дә әле, хәтта сөякләре шытырдады. Ә менә тегесе — юк! Мөгаен, нәрсәдер кушканнар.
Иртән аякларыма басмак булам, ә алар тотмый. Мамык кебек йоп-йомшак. Врач чакырттык. Дару язды. Дәваланам: көндез аяктан дару кабам, ә төнгә виаграныкын йотам. Менә шулай һәр көн! Аякларым ныгыды. Ә тегесе — селкенми дә! Җитмәсә, бил ычкынды карчыкны кочаклаганда. Иелә дә алмыйм!
Врач чакырттык. Рецепт, дарулар… Кайберләрен эчәм, кайберләре белән сөртенәм. Ә төнгә — виагра. Ниһаять берничә көннән соң бил рәтләнде. Ә тегесеннән — хәбәр дә юк!
Кинәт баш авырта башлады. Әйтерсең лә кемдер тимер белән нидер казына. Врач килде. Рецепт, дарулар… Көндез баш авыртудан таблетка кабам, ә төнгә — виагра. Әһә, баш рәтләнде. Ә тегесе — нитми! Инде төчкерәм. Бертуктаусыз. Дүрт көн буе. Врач кирәк. Рецепт, дарулар… Карчык виагра турында мыгырдый:
— Ташла теге нәмәстәңне эчүне! Врач та шулай ди. Туктаттым. Атна чамасы үтте микән, төчкерү бетте. Кәеф тә күтәрелде. Ә теге — юк!