VI чакырылыш Дәүләт Советы: кемнәр кем булды?
Бүген Казанда алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышында парламент рәисе һәм аның урынбасарлары, комитет җитәкчеләре сайланды.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе итеп Фәрит Мөхәммәтшин сайланды
Бу вазифага Фәрит Мөхәммәтшин һәм Хафиз Миргалимов кандидатуралары тәкъдим ителде. Күпчелек тавышны Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасы җыйды.
8 сентябрьдә парламентка 100 депутат сайланды. ТР Дәүләт Советында ике – “Бердәм Россия” һәм КПРФ фракцияләре төзелде. Фәрит Мөхәммәтшин – “Бердәм Россия” партиясе, Хафиз Миргалимов КПРФ вәкиле.
Хафиз Миргалимовка 65 яшь. Ул өченче чакырылыш депутат булып сайлана, КПРФның Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советында КПРФ фракциясе башлыгы булып тора.
Киңкырлы дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Фәрит Мөхәммәтшинга 72 яшь. Ул 1992 елдан башлап Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифасын башкарып килде. Шулай ук ул “Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте Югары Советы рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге Секретаре, Татарстан Халыклары Ассамблеясе җитәкчесе вазифасын башкара.
Кандидатлар депутатлар алдында үз программалары белән чыгыш ясады. Беренче утырышта 100 депутатның 95е катнашты. Яшерен тавыш бирү юлы белән Хафиз Миргалимов кандидатурасын 13 депутат яклады, каршы - 81, тавыш бирми калучылар булмады. Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасын 88 депутат хуплады, 6сы - каршы булды, 2се - тавыш бирмәде.
Фәрит Мөхәммәтшин аның кандидатурасын хуплаганнары өчен рәхмәтен җиткерде. Бөтен белемен, тәҗрибәсен бу эшкә багышлаячагын, кайсы партия тәкъдим итүенә карамастан, республика үсеше өчен мөһим закон проектлары кабул ителүгә теләктәшлек белдерәчәген әйтте. "Алтынчы чакырылыш парламент үз эшен чиста биттән башламый. Бишенче чакырылышта 573 закон кабул ителде. Системалы эшне дәвам итәргә кирәк булачак. Закон проектларын тәкъдим итү буенча башка субъектларга үрнәк булырлык итеп эшләргә кирәк", - диде ул.
Шулай ук сайлаулар алдыннан "Бердәм Россия"нең "Минем депутат" проектына халыктан килгән 8,5 мең гозер һәм тәкъдимнәрне үтәү бурычы торганлыгын искәртте. Гозерләрнең 25 проценты - төзекләндерү, 13,3 проценты - юллар төзү-төзекләндерү, 12,3 проценты торак-коммуналь хуҗалылык мәсьәләләренә кагыла. Бөек Ватан сугышы ветераннарын, сугыш елы балаларын социаль яклау, 2020 елда ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү, яшь буынга ватанпәрвәрлек тәрбиясен бирү кебек мәсьәләләр дә көн үзәгендә торганын әйтте.
"Тел, мәдәният, традицияләрне саклау, милләт һәм дианара мөнәсәбәтләрне ныгыту өлкәсендә дә актив эшләячәкбез", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Марат Әхмәтов - ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары
ТР Дәүләт Советы рәисенең урынбасарлары итеп моңа кадәр озак еллар ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булган Марат Әхмәтов һәм бишенче чакырылыш парламентта да әлеге вазифаларны башкарган Юрий Камалтынов белән Татьяна Ларионова билгеләнде.
64 яшьлек Татьяна Ларионова төп эшчәнлегеннән аерылмыйча үз вәкаләтләрен башкарачак. Ягъни депутатлыкны “Яңарыш” Республика тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фондындагы эшчәнлеге белән берлектә алып барачак. 62 яшьлек Юрий Камалтынов кандидатурасын тәкъдим итеп, Фәрит Мөхәммәтшин аның тормыш һәм профессиональ тәҗрибәсе республика парламенты өчен кирәкле булуын искәртте.
Фәрит Мөхәммәтшин Марат Әхмәтов кандидатурасы белән таныштыру артык эш, аны бөтен кеше дә яхшы белә, дип белдерде. "Марат Әхмәтовның бөтен тормышы авыл хуҗалыгы белән бәйләнгән. Ул икътисадны яхшы белгән оста оештыручы һәм хуҗалыклы кеше”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Быел 16 июньдә Марат Әхмәтовка 65 яшь тулды.
«Татарстан Республикасы Президентының авыл халкының эшлекле активлыгы, фермер хәрәкәте, кооперативлар, шәхси ярдәмче хуҗалык, халыкның мәшгульлеге буенча күрсәтмәсе (мин әле министрлыкта эшләгән вакытта ул бурыч Фәрит Хәйрулла улына йөкләнгән иде) булган иде. Бу юнәлеш тә күпчелек очракта миндә булыр, күрәсең. Әлегә якынча офыклар шундый», - диде Марат Әхмәтов.
Шулай ук ачык тавыш бирү юлы белән депутатлар бүген ТР Дәүләт Советы Секретаре вазифасына Лилия Мавринаны сайлады.
Мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетын Айрат Зарипов җитәкләде
Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе итеп Айрат Зарипов билгеләнде. Яңа сайланган парламентта бүген беренче утырыш үтте, депутатлар бертавыштан аның кандидатурасын хуплады.
Айрат Зариповка 57 яшь. Ул 2015 елдан «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе булды. Хәзер депутатлык эшчәнлегенә күчкәч, әлеге вазифадан азат ителде.
"Сезгә комитет эшчәнлегенә актив рәвештә алынырга киңәш итәм. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр зур игътибар таләп итә", - дип мөрәҗәгать итте Айрат Зариповка парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
- Айрат Зарипов 2004-2002 елларда - Казан шәһәре хакимиятенең иҗтимагый оешмалар һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге җитәкчесе, 2002-2010 елларда - ТР Президенты матбугат хезмәте һәм 2010-2015 елларда Роскомнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы булып эшләде.
- Татарстан Дәүләт Советында Айрат Зариповка кадәр Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетын 19 еллап Татарстанның халык шагыйре, Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Разил Вәлиев җитәкләде. 1990 елдан депутатлык хезмәтендә көч куйган 72 яшьлек Разил Вәлиев быел 8 сентябрьдә сайланган алтынчы чакырылышта парламентта депутатлыкка тәкъдим ителмәде.
Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты составына 12 депутат керде, шул исәптән - Илшат Әминов, Нияз Гафиятуллин, Илшат Гафуров, Ркаил Зәйдулла, Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, Альбина Насыйрова, Людмила Рыбакова, Мәгъсүм Сәлахов, Александр Славутский, Рамил Төхвәтуллин, Айдар Шәмсетдинов. Рәис урынбасары итеп алар Людмила Рыбакованы билгеләде.
Ркаил Зәйдулла парламентта мәгариф һәм милли мәсьәләләр белән шөгыльләнәчәк
“Мин Дәүләт Советында даими нигездә эшли торган депутат түгел, “ирекле” депутат булачакмын”, - диде “Татар-информ”га Ркаил Зәйдулла беренче утырыштан соң.
- 8 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына 100 депутат сайланды. Алардан 22 депутат парламентта профессиональ даими нигездә эшләячәк. Болар – парламент рәисе, аның урынбасарлары, парламент секретаре, комитетлар рәисләре һәм аларның урынбасарларына кагыла.
“Әлегә беренче утырыш кына узды. Дәүләт Советы бинасында депутат буларак беренче тапкыр гына утырышта катнашам. Курку түгел, бераз дулкынлану, каушау бар. Мәгариф, мәдәният, фәнгә кагылышлы һәм милли мәсьәләләр көнүзәк темалар булып тора. Аларны хәл итү, шулай ук әлеге тармакларда эшләүчеләрне кайгырту таләп ителә. Хәзер үз алдыма “ирекле” депутат буларак вәкаләтләремне барлап, депутат вазифасында нәрсәләр эшли алачагымны күзаллау бурычын куйдым”, - диде Ркаил Зәйдулла.
Илшат Әминов Милли комитетның бурычларын атады
«Комитет планнарында безнең мәктәпләрдә ике дәүләт телен өйрәнү буенча тормышка ашырыла торган полилингваль белем бирүгә, полилингваль мәктәпләргә, тел сәясәтенә ярдәм итү тора. Без бу мәсьәләгә закон дәрәҗәсендә, гамәлдәге законнар кысаларында һәрьяклап ярдәм итәргә тырышачакбыз», — диде комитет әгъзасы, «Яңа гасыр» (ТНВ) телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов.
Экология һәм табигатьтән файдалану комитетын элеккеге министр җитәкли
Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетын Азат Хамаев җитәкләячәк. Моңа кадәр ул республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры булып эшли иде. Депутатлыкка сайлангач, парламентка эшкә китте. Бүген Дәүләт Советында узган беренче утырышта аны комитет рәисе итеп сайладылар.
“Комитетның алдагы эше – Татарстан халкының яшәү шартларын, экологияне яхшырту өчен законнар үтәлешен тикшерү, яңа закон проектлары белән чыгу”, - дип белдерде ул.
- Комитет составына 15 депутат керде. Шул исәптән - “Цеолиты Поволжья” Сәүдә йорты ҖЧҖ генераль директоры Фәнил Баһаветдинов, “Түбән Кама нефтехим” компаниясе генераль директоры Азат Бикмурзин, “Майский” теплица комбинаты җитәкчесе Илшат Ганиев, “Татагролизинг” АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин, “ТатРИТЭКнефть” оешмасы директоры Николай Нефедов һәм башка депутатлар.