«Ветрянка»: чирне махсус йоктырырга, «җил чәчәге кичәләре» оештырырга ярыймы?
Ветрянка белән авырганда, күпләр үзләрен балачакта яшелсуга (зелёнка) буялганын хәтерлидер. Җил чәчәге олы яшьтә дә иярә, бу очракта ул төрле өзлегүләр белән куркыныч тудыра. Шул сәбәпле, кайберәүләр балаларын бәләкәй чакта ук бу чир белән авырттырып калу яклы – чөнки җил чәчәге белән кеше бер генә тапкыр авырый. Табиблар болай эшләмәскә киңәш итә.
Миңа 21 яшь, һәм мин ветрянка (җил чәчәге) белән авырганымны белмим. Әни дә бу авыру турында ачык хәтерләми. Бу сорау мине инде күптәннән борчый. Кеше ветрянка белән бөтенләй авырмаска яки, үзе дә сизмәстән, авыруны җиңелчә формада кичерергә мөмкинме?
Моны ачыклау өчен, медицина фәннәре кандидаты Люция Гыйниятова белән сөйләштем.
Җил чәчәге нәрсә ул?
- Җил чәчәге – тиредә һәм лайлалы тышчаларда вак куыклар рәвешендә тимгелләр барлыкка килү белән күзәтелә торган вируслы авыру. Инфекция үзенең йогышлы булуы белән бәйле рәвештә «җилле» дип атала. Аның таралу вакыты җил тизлеге сыман.
- Гадәттә, авыручылар саны көз-кыш көннәрендә арта. Бу авыру белән бер генә тапкыр авырыйлар – аннары кешедә иммунитет барлыкка килә.
Инфекциянең бердәнбер чыганагы – кеше. Ул башка кешегә һавадан иярә. Кеше ютәлләгәндә, аралашканда, төчкергәндә, микроблар аеруча күп бүленеп чыга. Бала авыруны, мәсәлән, чирле кешедән соң лифтка кереп йоктырырга мөмкин. Мәктәптә яки балалар бакчасында авыручылар булса, күпмедер вакыттан соң алар саны кискен арта. Шуңа күрә карантин игълан ителергә тиеш, – диде Люция Гыйниятова.
Табиб сүзләренчә, җил чәчәге балалар арасында иң киң таралган авырулар исәбенә керә. Башлыча 1-10 яшьлек балалар авырый.
Алты айлык балага әни кеше плацента аша һәм күкрәк сөте ашатканда үз иммунитетын тапшыра икән. Әмма бу – балалар авыруы гына түгел, ул өлкәннәргә дә йога.
Олылар, балаларга караганда, җил чәчәген авыррак кичерә. Аларда ул конъюнктивит, стоматит, үлек белән катлаулана. Иң куркыныч өзлегү – эчке органнар һәм баш мие зарарлануы. Иң киң таралганнары арасында – пневмония, менингит, энцефалит дигән диагнозлар, – диде Люция Гыйниятова.
Ул яшелсуның (зелёнка) әһәмияте турында да сөйләп узды. «Бриллиант яшел төстәге эретмә – ул буяулы антисептик. Аны куллану нәтиҗәсендә тимгелләрне зарарсызландырырга һәм яңа куыклар барлыкка килгәнне күзәтеп була. Хәзер даруханәләрдә шулай ук яхшы киптерә торган кремнар, дарулар бар. Алар, тәнне буямыйча гына, тимгелләрне киптерә. Шуңа күрә яшелсу кулланылмый башлады», – диде ул.
Җил чәчәген махсус йоктырырга ярамый
Люция Гыйниятова безгә инфекцияне махсус йоктыруның зыяны турында сөйләде.
Балалар зурларга караганда инфекцияне җиңелрәк кичергәнгә күрә, кайберәүләрдә җил чәчәген махсус йоктыру теләге туа. Әти-әниләр, таныш баланың авыруын белгәч, «җил чәчәге кичәләре» оештыра. Бу – начар, чөнки конкрет баланың инфекцияне ни рәвешле кичерәчәге билгеле түгел. Хәтта җиңелчә узганда да баланың бөтен тәнен тимгелләр баса, хәлдән талдыргыч бизгәкләр була, – диде ул.
Табиб авыруны ничек тә булса кичектереп, аны булдырмаска тырышырга кирәклеген әйтте.
Хәзерге вакытта ветрянкага каршы вакцинация бар, ул зарарлануны булдырмый калырга ярдәм итә. Дөньяның күп кенә илләрендә прививка ясату вакцинация милли календарена керә. Дәвалауга караганда профилактика ясау җиңелрәк. Вакцинация югары хроник авырулардан интегүче, кискен лейкоз белән авыручы, нур терапиясе алучы, орган трансплантациясен үткәрү планлаштырыла торган пациентларга кирәк, – ди табиб.
Табиб сүзләренчә, җил чәчәгенең гомуми профилактикасы – авыруны вакытында ачыклау. «Инфекция таралмасын өчен, кешене изоляцияләү мөһим. Бүлмәне җилләтеп, юып торырга кирәк. Соңгы тимгел чыкканнан соң, тагы биш көн өйдә ятарга кирәк. Балалар коллективында карантин 11-21 көнгә кадәр сузыла», – дип кисәтте ул.
«Җил чәчәге вакытында аспирин эчү үлемгә китерергә мөмкин»
Блогер Айназ Габидуллина июль башында ветрянка белән авырган иде. Бу турыда ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә язды. Блогер – җил чәчәген махсус рәвештә йоктырырга теләгән кеше.
«Исәнмесез, минем исемем Айназ Габидуллина, миңа 30 яшь һәм миндә җил чәчәге. 20 яшемдә ветрянка белән чирләүчеләр янына барып, йоктырырга теләдем – йокмады, ул вакытта иммунитетым көчлерәк булган ахры», – дип язган ул.
Җил чәчәге авыруын ничек кичерүе турында аның үзе белән сөйләштек. Айназда бу инфекция авылда булганда башланган. Аңа кадәр баласы чирләгән. Айназ башта җиңелчә хәлсезлек тойса да, 37 температура белән эшләп йөргән. Икенче көнне температурага тән кычытулары өстәлгән.
«Мин йоклый да, ашый да алмадым. Кычытуны басар өчен дарулар эчеп бетердем. Кыскасы, көне буе урын өстендә яттым», – ди блогер.
Әнисе аңа, температураны төшерер өчен, аспирин дигән дару эчәргә киңәш иткән. Ул аңа: «Юк, баланы нәрсә белән дәваладым, шуны гына кулланам. Аны аякка бастырдым бит», – дип каршы чыккан. Айназ аспирин турында мәгълүматны Интернеттан укыган. Анда язылганча, аспиринны җил чәчәге вакытында куллану үлемгә китерергә мөмкин. «Шуңа күрә, табиб белән киңәшләшеп кенә дәваланырга һәм сак булырга кирәк!» – дип кисәтте ул.
Айназ антивирус препарат һәм тәнгә сылый торган дару белән дәваланган. Икенче көне температурасы төшкән. Әмма көзгегә карагач, үлекле тимгелләр чыкканын аңлаган. «Күргәч, бөтенләй кәефем кырылды. Мин коточкыч кыяфәттә идем! Куркыныч!» – диде Айназ.
Айназ Габидуллинаның җил чәчәге үлекле булганга күрә, антибиотиклар эчәргә дә мәҗбүр булган. «Иммунитетым тагы да ныграк төште. Анардан соң кабат башка чир белән авырып алдым», – диде ул.
Шулай ук, блогер яшелсуның да файдасын сынап карарга булган.
Зеленка белән элек гел дәвалаганнар бит. Мин аның бер файдасын сизмәдем! Интернетта, ул тимгелләр күренеп торсын өчен генә буяла, диелгән. Ул урыннарны кашырга ярамый. Ә менә коллагенның файдасы булды. Ул шул ук секундта кычытуны бетерде. Аны тимгелләрне киптерә диләр, тик, вакыты җитмичә, кипми икән алар. Үземнең тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Кайбер җирдә эзләре әле дә калды. Аларның бетәчәгенә ышанам, чөнки мин аларны кашымадым, – диде ул.
«Күз эчләренә кадәр бетчәләр чыкты, борын эчен дә каплады»
Журналист Динара Әхмәт җил чәчәге белән үсеп җиткәч кенә авырганы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, ветрянканы ул бик авыр кичергән.
Мин 21 яшемдә авырдым. Февраль ахырларында булган хәл бу. Хәтерлим, анда Президент сайлаулары иде. Беренче шундый зур сайлауларда катнашу хыялы белән янып йөргән вакытым. Шул мизгел белән истә калган. Беренче бетчәләремне мин лекциядә утырганда күрдем. Бертуганның кызыннан күчкән, дип уйладык. Бетчәләр саны көн саен артып, кырыкка кадәр температура күтәрелде. Ветрянка эч тирәсендә чыга башлый икән. Аннан бөтен гәүдә буенча тарала. Яшем зур булу сәбәпле, бик авыр кичердем. Күз эчләренә кадәр бетчәләр чыкты, борын эчен дә каплады. Табиблар күзәтүе астында ике көн хәлсезләнеп яттым. Минем, борчылып, елаганым да истә. Ул бик каты гәүдәне авырттыра, сызландыра. Аркага яткач, бетчәләр тишелеп чыга да тагын аза. Бармак араларына кадәр пәйда була. Хәзерге көндә минем кайбер җирләрдә шрам бар, – диде ул.
Үзенең шәхси аккаунтында: «Абыстай өшкерергә килә иде. Әнкәй көнгә берничә кат, күз яшьләрен көчкә тыеп, зелёнка сөртә иде», – дип язган.
«Балаларым ветрянка белән авырый башлагач, бик сөендем»
Динара Әхмәтнең балалары дүрт яшендә авырган. Башта улы, аннары кызы. Ул вакытта алар коронавирус белән авырып, гаилә белән карантинда яткан. Карантиннан чыгып, өч-дүрт көн үтми, ветрянка белән ятканнар.
«Балаларым ветрянка белән авырый башлагач, бик сөендем. Балаларның чирләве бик авыр, ләкин кечкенә вакытта авырып, эшләре бетеп кала, дидем. Әлбәттә, хәзер ветрянкага каршы вакцина ясату да бик популяр. Үзем соңлап авырсам да, вакцина прививкалар календаренә кертелмәгәч, аны ясатмадык. Балаларның җиңелчә авырып калу яклы булдым. Шундый ышанулар да яши: олы вакытта авыргач, авырга уза алмыйсың, диләр. Аллага шөкер, андый зыян булмады», – дип бүлеште ул.
Кайчан табибка мөрәҗәгать итәргә?
- Тимгелләр саны артса, үзгәрсә, зәңгәрләнсә, кан белән тулса;
- Температура көн саен 37дән төшмәсә яки тагы да артса;
- Әгәр тимгел лайлалы тышчаларга (күзләргә, авыз куышлыгына яки җенес органнарына) таралса. Андый үзгәрешләр эчке органнарда да булырга мөмкин.
- Күңел болганса яки эч йомшарса.
- Борын суламаса. Тимгелләр борын эчендә булуы ихтимал.
Җил чәчәгенең симптомнары
Җил чәчәгенең инкубацион чоры – 10-21 көн. Инкубацион чорның ахыргы 48 сәгатеннән алып соңгы сыткы чыкканнан соң 5 көн үткәннән соңгы аралык эчендә авыру кеше бу чирне тарата. Җил чәчәге белән авыру 7-10 көн дәвам итә. Авыру температура күтәрелү, туңу, хәлсезлек, тәндәге таплар белән башланып китә. Аннары бу таплар эченә су җыелган сыткыларга әйләнә. Тән температурасы төшкәннән соң 2-3 көннән кеше савыга башлый.
Җил чәчәге менингит, энцефалит, миелит, кератит, геморрагик нефрит кебек өзлегүләр китереп чыгарырга, ә сыткылар абсцессларга, сепсиска әйләнергә, һәм пневмония башланырга мөмкин.
Сыткыларны сытарга, кашырга ярамый! Аеруча биттәгеләрне – чөнки аларның җөе кала.
Җил чәчәгеннән привиканы ничек ясатырга?
Кем җил чәчәге белән балачагында авырган, аңа, билгеле, прививка ясатырга кирәкми. Ул кешеләрдә гомерлек иммунитет була. Бала табарга әзерләнгән хатын-кызларга прививка турында уйланырга кирәк – чөнки көмәнле вакытта авырган очракта баланы югалту куркынычы арта. Һәм тагын бер зур куркыныч бар – карындагы яралгыга инфекция күчсә, баланың инвалид тууы бар. Прививканы авырлы вакытта ясатырга ярамый, ул яралгы барлыкка килүгә кимендә 3 ай алдан ясатылырга тиеш.
Җил чәчәге белән авырган кешеләр белән контакт булган очракта, прививка чирнең авыр узуыннан коткара. Прививка шулай ук балалар белән еш контактта булган кешеләр өчен дә мөһим.
Прививка 20-30 елга иммунитет бирә. Прививка ясаткан кеше чирне йоктырса да, ул җиңел формада уза.
Россиядә җил чәчәгеннән прививканы 2008 елдан ясыйлар. Ул чәчәк авыруыннан прививка кебек мәҗбүри түгел, шуңа күрә ул теләк буенча ясала һәм түләүле. Прививканы ясату Казан клиникаларында 4 мең сум тирәсе тора. Бәяләрнең төрле булуы прививкаларның төрле булуы белән бәйле. Хәзерге вакытта ике типтагы вакцина бар, алар икесе дә чит илдә ясала. Берсе – Япониядәге Окавакс, икенчесе Бельгиядәге Варилрикс, анысының иммунитет срогы күбрәк. Вакцина ясату чирне йоктыру куркынычын күпкә киметә, ди табиблар.
Эпидемиологик күрсәткечләр буенча вакцинананы ОМС буенча түләүсез дә ясарга мөмкиннәр.
Прививка, 5 процент очракта, салкын тигәндәге кебек эффект бирергә мөмкин.
Прививка ясатырга ярамый торган очраклар:
- Теләсә кайсы срокта авырлы булганда;
- Бала имезгәндә;
- ВИЧ белән авыручыларга;
- Бизгәк белән авырганда;
- Операциядән соң ярты ел эчендә;
- Хроник авырулар көчәйгәндә;
- Вакцинага аллергия булганда;
Неврологик авырулар булганда, невролог белән киңәшергә кирәк.