news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Вьетнамда Россия туристлары утырган автобус авариягә эләккән, бер кеше һәлак

news_top

Вьетнамда Россия туристлары утырган автобус юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан, бер хатын-кыз һәлак булган. Бу хакта, Россия туриндустриясе берлегенә сылтама белән, РИА Новости хәбәр итә.

Авария бүген иртән Ламдонг провинциясендә булган. Нячангтан Хошиминга юл тотучы автобус автомагистральнең авария полосасында туктап торган йөк машинасына бәрелгән.

«Бер туристның аягы сынган, аны Хошимин хастаханәсенә салганнар. Тагын бер туристның аркасына зыян килгән», – диелә хәбәрдә.

Калган пассажирлар җиңелчә яралар алган, аларга медицина ярдәме күрсәтелгән. Вьетнам полициясе юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклый.

Социаль челтәрләрдә барлыкка килгән мәгълүмат буенча, һәлак булган хатын-кыз Казаннан булган. Ике көн элек 38 яшьлек туроператорның туган көне булган. Ул балигъ булмаган өч баланың әнисе булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар