Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ветеринар: «Иткә тапшырылган лейкозлы сыер өчен дәүләт акча бирә»

Сөткә бәя нидән чыгып куела? Малларга кадалган прививка, вакциналар өчен халык акча түләргә тиешме? Кышын сөтнең майлылыгын ничек дөрес алырга?

news_top_970_100
Ветеринар: «Иткә тапшырылган лейкозлы сыер өчен дәүләт акча бирә»
"Татар-информ" архивы

Укучыларыбыздан килгән сорауларга җавапны «Күзгә – (к)сүз» тапшыруының бу атна кунагы – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Нугуманов бирде.

Илдар Нургалиевич, укучыбыздан килгән иң беренче сорау: «Кышын сөтнең майлылыгын ничек дөрес алырга? Сөтнең каймагы болай да өстә була, тикшерүчеләр майны чиләк уртасыннан ала. Бу дөресме?»

Сөтнең майлылыгын алганда, иң элек 1-2 минут болгатырга кирәк. Шуннан соң торбасыман махсус җайланманы чиләккә төшереп, астан өскә таба суыртып алабыз. Май судан җиңелрәк, ул өскә күтәрелә. Шуңа күрә, кышмы-җәйме, сөт пробасын алганда, 1-2 минут болгату зарур. Әгәр проба алучы бу таләпләрне үтәми икән, район ветеринария оешмасына хәбәр итәргә кирәк. Ветеринария машиналарына телефон номерлары язылган. Ул – тәүлек әйләнәсе эшли торган номер. Шунда шалтыратып, барлык зарларны җиткерергә була.

Сөт бәяләре төрле районда төрлечә, сез боларны беләсезме? Нигә бөтен җирдә бер төрле түгел? (Сөт акчасына бәйле күпчелек сораулар Аксубай, Чүпрәле, Апас, Буа, Кама Тамагы районнарыннан килде).

Бу сорау ветеринария өлкәсенә кагылмый, шулай да Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләреннән сорадым. Чыннан да, узган ел 1 литр сөткә уртача бәя 28 сумнан артыграк булган. Кукмара, Балтач якларында шул ук вакытта сөтнең бер литры өчен 30 сум да түләгәннәр. Иң түбән бәя – Чүпрәле якларында. Анда 1 литр сөт бәясе 24 сумга да җитми. Беренче сәбәп: сөт эшкәртү заводларының ерак булуы. Икенчедән, сөткә бәяне авыл хуҗалыгы министрлыгы да, башка хезмәтләр дә түгел, сөт комбинатлары билгели, һәм сөт җыючылар куя. Дөрес, авылларда сөт бәяләре артса, без дә шатланыр идек. Чөнки сөт алу өчен авыл халкы бик күп хезмәт куя.

Ясалма орлыкландыру авыл халкы өчен шактый кыйммәт. 2 тапкыр белгеч чакырттык, икесе дә уңышсыз чыкты. Бу очракта акчаны кире кайтарырга тиешләрме?

Ясалма орлыкландыру буенча дәүләт программасы шактый еллар уңышлы гына эшләп килә. Авылларда мал табиблары да, хуҗалык осеменаторлары да, хәтта ясалма каплату белән шөгыльләнә торган шәхси эшмәкәрләр дә бар. Бу укучының соравына килсәк, әгәр сыер бозаулагач, соңгылыгын тиз салып, тиз тернәкләнсә, беренче тапкыр ясалма орлыкландыруның уңышлы чыгуына 70-80% шанс бар. Әгәр инде чүбен сала алмаса, пычраклар килсә, андый сыерның киләчәктә буаз булу шансы кими – нибары 15-20%ны тәшкил итә. Мондый очракта, сыерны каплатканчы, иң элек УЗИ үткәрергә киңәш итәм.

Былтыр һәр районга УЗИ аппаратлары алынды. Тикшерү бәясе – нибары 100 сум. Шуңа күрә башта районның мал табибына мөрәҗәгать итегез. Сыерларда гинекологик авырулар бихисап. Хроник эндометрит, спайка, кисталар... Шундый авырулар булганда, сыерны 2-3 тапкыр каплатсаң да, уңышсыз булырга мөмкин. Хәтта беренче тапкырдан капланмаса да, иң элек УЗИ ясатыгыз. Бар да тәртиптә булса, сыер табигый рәвештә буаз була ала. Шулай ук дару кертеп тә эшләп була. Бүген күп хуҗалыклар шундый методка күчте.

Уңышсыз каплату өчен акчаны кайтарып булмый. Чөнки бу эшнең дә үз чыгымнары бар: орлык, азот, бензин чыгымнары, мал врачы эшләгән вакыт. Ләкин шунысы бар: безнең егет-кызлар 2 уңышсыз операциядән соң өченчесен бушка эшләргә тырыша.

Авыл халкы сыерларына УЗИны еш эшләтәме? Республикада бу практика ни дәрәҗәдә кулланыла?

УЗИ аппаратлары әле былтыр гына кайтты. Бәлки, бу хакта ишетмәүчеләр дә бардыр, районнарда хәзер шундый мөмкинлекләр дә бар.

Лейкозлы сыерның сөтен кайнатсаң эчәргә ярый, диләр, дөресме бу?

Элегрәк, Авыл хуҗалыгы министрлыгы чыгарган ветеринар кагыйдәләр нигезендә, лейкозлы сыерның сөтен термик эшкәртүдән соң кулланырга ярый иде. Узган елның 1 сентябреннән әлеге кагыйдәләргә үзгәрешләр керде. Шулар нигезендә, гематологик чирле сыерларның сөтен эчәргә ярамый. Сыерлардан яз-көз лейкоз авыруын ачыклау өчен кан алына. Әгәр РИД уңай була икән, кабат шул сыерның каны тикшерелә. Канда лимфа тукымасы үзгәрешләре табылса, ул сыер гемотологик чирле санала һәм 2 атна эчендә иткә озатылырга тиеш.

Шунысы бар: лейкозлы сыерны иткә озаткан өчен дә ярдәм каралган. Ул 1 башка 10 мең сум.

Терлекләргә профилактика буларак кадалган уколлар түләүле булырга тиешме? Аңа субсидия каралмаганмы?

Яз-көз терлекләргә профилактик чаралар күрелә. Алар мәҗбүри. Татарстанда бүген 900 мең баштан артыграк мөгезле эре терлек исәпләнә. Язгы тикшерүләрне без инде 1 февральдә башладык. Көзен исә 1 августтан башлана. Малларның канын без бруцеллез, туберкулез һәм лейкозга елга 2 тапкыр тикшерәбез. Бруцеллез һәм туберкулез – кешегә зыян сала торган хроник чирләр. Алар бушлай тикшерелә. Лейкоз аеруча куркыныч авыру саналмый, шуңа күрә кан алу түләүле. Аннан башка тагын елга 2 тапкыр Себер түләмәсе (Сибирская язва) һәм эмфизеаторный карбункулга каршы вакцина ясала. Болар да – кешегә йогарга мөмкин авырулар. Бәхеткә, 2014 елдан бирле республикада бу чирләр күзәтелгәне юк. Болар – шулай ук бушлай ясала торган вакциналар. 7-8 ел элек котыру чиренең 200ләп очрагы теркәлсә, 2022 елда нибары 7 очрак ачыкланды. Анысы да – вакцина ясалмаган песиләрдә. Котыруга, төенле (нодуляр) дерматитка каршы вакцина – шулай ук бушлай.

Малларны язгы-көзге тикшерүләргә субсидия каралган. Әгәр сезнең ветеринария хезмәте белән килешү төзелгән һәм мал-туарыгыз хуҗалык кенәгәсенә теркәлгән икән, 300 сум кире кайтарыла.

«Кешедән – сыерга, аннары шул чирле сыердан кешегә туберкулез күчә, дип әйтәләр. Авылдагы фермер төрмәдән кайткан кешене эшкә урнаштырды. Фермада эшләүче хатыннар борчыла, туберкулез йоктырмабыз микән, дип. Кеше фермер хуҗалыгына урнашканда да анализлар бирергә тиешме?»

Чыннан да, туберкулез – социаль авыру. Аның белән кешеләр дә, маллар да чирли. Туберкулез әллә ничә төрле микроблар китереп чыгара. Еш очрый торганнары: кош туберкулезы, үгезнеке һәм кешенеке. Үгез туберкулезы зарарлы, ул кешедән – малга, малдан – кешегә иярергә мөмкин. Авыл хуҗалыгына эшкә урнашкан һәр кеше туберкулезга тикшерелергә тиеш. Аннан тыш флюорография үтү зарур.

«Без – Балтач районы Шеңшеңәр авыл җирлегеннән. Ел саен атларга бирелә торган субсидия нишләп бирелми икән? Без узган ел документ җыеп тапшырган идек: «Күчкән акча бетте», диделәр. Бу җирлектә 3 хуҗалык кына ат асрыйбыз, шуның 1се алып калды, без, 2 хуҗалык, ала алмадык».

Бу сорауга Авыл хуҗалыгы министрлыгының кече форма үсеше бүлеге белгечләре белән бергә җавап бирәбез. Барлык шәхси хуҗалыкларга субсидияләр каралган. Анда катнашу өчен шартлар бар. Бу хакта барлык авыл җирлеге башлыклары хәбәрдар. «Мои субсидии» автоматлаштырылган системага алар мәгълүматларны кертә. Министрлык белгечләре һәр документны тикшерә, дөрес булмаса, төзәтү өчен кире кайтара. Быел әлеге субсидия өчен 8 млн сум акча каралган. Субсидия алу өчен, малларның да үз категорияләре бар. Атларга килсәк, бу – 3 яшьтән зуррак бияләр. Алар электрон хуҗалык кенәгәсенә кертелгән булырга тиеш. Быел бу субсидия күләме – 5 мең сум.

Конкурс башлангач, документларны үзегез дә тиз арада җыегыз, авыл җирлеге башлыгын да ашыктырыгыз.

Ат асраучыларга гына түгел, сыер тотучылар өчен дә мондый төр түләүләр бар. Әгәр 1 сыер асрыйсыз икән, 2000 сум, 2 сыер булса – 3000 сум, 3 баштан күбрәк сыер булса, 4000 сум күләмендә хөкүмәт ярдәме каралган. Бу субсидияләрне алу өчен шулай ук авыл җирлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Нәселле таналар алган өчен дәүләт ярдәм күрсәтәме?

Мондый төр субсидияләр дә бар. Нәселле, буаз һәм 1 тапкыр бозаулаган сыер сатып алган өчен дә хөкүмәттән акча бүленгән. Буаз таналар өчен ул 60 мең сум. Нәселле таналар, буаз яки 1 бозаулаган сыерлар өчен ул – 70 мең сум.

Малларда нинди авырулар күзәтелсә, карантинга ябалар?

Карантин чирләре йогышлы санала. Котыру, Африка чумасы, кош гриппы, лейкоздан карантин кертелә.

«2021 елда ветеринар дуңгызларны суярга кушты, чучка гриппы килүе бар, дип. Андый очракта ниндидер компенсация бирелергә тиешме?»

Чыннан да, 2021 елда Татарстанга кыргый дуңгызлардан Африка чумасы иярде. Алабуга, Зәй, Яңа Чишмә районнары әлеге авыруның эпицентры булды. Без аны 1 ай дәвамында контрольгә алып юк иттек. Узган җәйдә шулай ук кинәт 11 очрак табылды. Ул вакытта хуҗалыклардан дуңгызларын суюларын сорадык. Әгәр хуҗа үзе дуңгызларын суйса, аңа компенсация түләнми, ә карантин зонасыннан ветеринарлар алып китә икән, аларга моңа кадәр компенсацияләр түләнеп килде. Быел 1 марттан үзгәрешләр керәчәк. Әгәр мал тотучылар ветеринар таләпләрен үтәми икән, аларга компенсация өлешләп түләнә яки бөтенләй дә түләнми. Бу таләпләр язылган мәгълүматларны мал табиблары тарата. Анда мал-туарны ничек асрарга, ниләр ашатырга кирәклеге язылган. Мәсәлән, дуңгызлар абзарына чит кеше керергә ярамый, хуҗа өс киемнәрен алыштырырга тиеш һәм чучкаларга бары тик пешкән ризык кына ашатырга ярый.

Туры эфирга укучыбыздан килгән хәбәр: «Апас районы ветеринария участогы мал табибы Гайфуллин Марат тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чакыруга килеп җитә. Үз эшенең чын остасы, бик зур рәхмәт аңа», диелгән.

Бу укучыбызның үзенә дә рәхмәт, күңелгә май булып ятты. Безнең халык бит «тырнак астыннан кер эзләргә» генә тора. Безнең мал табиблары гомергә мал асраучылар белән якын булды. Киләчәктә дә безнең хезмәт бәяләнер, дип уйлыйм.

Авылда ветеринар булмаса, нишләргә? Ул үзе килергә тиешме күрше авылдан?

Элек һәр авылда хуҗалык һәм анда 1-2е мал табибы бар иде. Хәзер вазгыять башка. Хәзер дәүләт хезмәте мал табиблары гына калды. Участок мал табибларын чакырсагыз, алар, билгеле, ярдәмгә килә.

Ел саен ветеринария академиясен бик күп белгечләр тәмамлый. Алар шактый стипендияләр алып укый, «подъемный» акчалар да бирелә. Нигә алар авыл хуҗалыкларына җәлеп ителми?

Без бу мәсьәләне беләбез. Бүген участок мал табиблары белән тәэмин ителеш 90%. Ә авыл хуҗалыгында бу күрсәткеч күпкә ким, күп хуҗалыкларда мал табиблары юк. Шуңа күрә бюджетта укып диплом алган мал табибларын 3 ел авылда эшләтүне күздә тоткан проект әзерлибез. Ул якын арада Дәүләт Советына тәкъдим ителәчәк.

«Целевой» бүленгән акчага да хуҗалыклар үзләренә мал табиблары укытып алу белән әллә ни кызыксынмый. Без дәүләт хезмәтенә һәр елны 30лап студент алып барабыз, алар, укуны тәмамлагач, 2 ел мәҗбүри эшләргә тиеш. Бу мәсьәләдә агросәнәгать җитәкчеләре үзләре инициатива күрсәтергә тиеш, дип саныйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100