Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ветеран таныклыклары пластик карта рәвешендә биреләчәк

news_top_970_100
Ветеран таныклыклары пластик карта рәвешендә биреләчәк
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Россия Хөкүмәте «Сугыш хәрәкәтләре ветераны» таныклыгын пластик карта рәвешендә бирү турында карарны раслады, дип яза РИА Новости.

Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар хәзер ветеран таныклыгын кәгазь бланкта гына түгел, ә электрон мәгълүмат булган пластик карта рәвешендә дә ала алачак.

Пластик карта рәвешендә бирелгән таныклык кәгазь документка өстәмә булачак һәм төбәктәге социаль карта, банк картасы һәм ветеран статусын һәм закон буенча тиешле социаль ташламалар алу хокукын раслаучы документ мөмкинлекләрен берләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Алар – милеккә салым ташламалары, коммуналь хезмәткә түләү чыгымнарын 50 процент күләмендә компенсацияләү, шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук дәвалану урынына барганда һәм кайтканда шәһәрара транспортта бушлай йөрү. Моннан тыш, «сугыш хәрәкәтләре ветераны» статусы булган гражданнарга ай саен түләү каралган.

Мондый таныклыкларны ветераннарның гаризасы буенча вәкаләтле кредит оешмалары бирәчәк.

Пластик карта рәвешендә таныклык бирү мөмкинлеге мәсьәләсе 2023 елның 19 декабрендә президент үткәргән Оборона министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы барышында каралды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100